tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уйнагыз, гармуннар!
Уйнагыз, гармуннар!

Уйнагыз, гармуннар!

Татар халкы борынгы заманнардан ук моңлы булуы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Безнең халыкта аеруча киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Иң яратканы – тальян гармуны. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик тә җайлы инде.

Тальян моңы… Әби-бабаларыбызның яшьлек елларында ул бик кадерле булган. Гармун белән җырлана торган җырлар – халыкның иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул җырларның моңын бөтен күңелең, бөтен барлыгың белән тоясың. Ә инде милли уеннарны, биюләрне күрсәң, һич тә аерыла алмыйсың.

Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кич утырулары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән.

Ульяновск өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Әбдери авылы халкы элеккедән килгән күркәм традицияләрне бүген дә кадерләп саклый. Алар шушы көннәрдә генә матур итеп гармунда уйнау фестиваль-конкурсы үткәрде.

27 май иртәсендә явып узган шифалы яңгыр табигатькә бәйрәм төсе кертте. Шунда ук елмаеп кояш чыкты. Әврәле елгасы буендагы матур болынлыкка күп кеше – балалар, яшьләр һәм әби-бабайлар җыелды. Бүген монда матур бәйрәм! «Играй гармонь, родная!» дип аталган фестиваль-конкурс узачак. Әлеге чара нәсел җепләре Әбдеригә барып тоташкан данлыклы шәхес – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстаннын халык артисты, виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиевның якты истәлегенә багышланган иде.

Бәйрәмгә Ульяновск өлкәсенең төрле районнарыннан дәрәҗәле кунаклар, тирә-юньдәге авыллардан милләттәшләребез, мәрхүмнең туганнары һәм дуслары килде.

Күркәм чараны оештыручы – Әбдери авылы ТОСы җитәкчесе Эмиль Назыйф улы Шакуров халыкны бәйрәм белән котлады hәм сәнгать осталарына рәхмәт сүзләрен ирештерде.  Рөстәм Вәлиевның хатыны hәм туганнары аның якты истәлегенә багышлап зур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юлладылар.

Тәбрикләү сүзләреннән соң концерт программасы башланды. Фестивальдә катнашучылар моңга сусаган тамашачыны үзләренең талантлары hәм иҗади әзерлекләре белән гаҗәпләндерде. Һәр чыгыш үзәнчәлекле һәм кабатланмас иде.

Шулай ук кул осталарының иҗат җимешләре күргәзмәсе оештырылган иде. Табигать кочагында җәелеп киткән «Җанлы тарих музее» һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Монда музыка уен кораллары, күп төрле сувенирлар hәм кул эшләрен күрергә мөмкин иде. Һәркем декоратив-кулланма иҗат осталарының иң яхшы эшләнмәләре белән таныша алды.

Татарлар – уңган hәм кунакчыл халык. Бу бәйрәмдә дә кунакларны өчпочмак, бәлеш, чәкчәк hәм башка милли ашлар белән сыйладылар.

Халык иҗаты конкурсында катнашучылар милли киемнәрен, жыр, бию, төрле музыка коралларында уйнау буенча сәләтләрен күрсәтеп ярыштылар. Конкурста 8 яшьлек балалар да, 76 яшьлек абзыйлар да катнашты. Иң яшь катнашучылар – Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе укучылары Кәрим hәм Әмир Мухутдиновлар. Алар «Гармун hәм җыр» номинациясендә чыгыш ясады. Талантлы балалар өчен җанатарлар төркеме булып гаиләнең төрле буын вәкилләре килгән иде. Хәтта 90 яшьлек әбиләре дә оныкчыкларына сокланып һәм алар өчен борчылып утырды.

Шулай ук 90 яшьлек Нурия Вәгыйзь кызы Миннибаева да бәйрәмгә килгән иде. Ул гомер буе җырларга яраткан. Быел Жиңү көненә багышланган бәйрәмдә ул үзенең зур гаиләсе белән чыгыш ясаган. Сокланырлык түгелме?!

Бәйрәм бик матур үтте. Гармунның ягымлы hәм шаян көйләре бер генә тамашычыны да битараф калдырмады.

Гармун бәйрәме халык иҗаты hәм милли мәдәниятебез белән танышу мөмкинлеге бирде hәм тагын бер матур традициягә әверелде.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Яңа Малыклы районы. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*