tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ял итеп белем алалар
Ял итеп белем алалар

Ял итеп белем алалар

5 июньдә Самараның «Нур» мәдрәсәсендә мәктәп яшен­дәге балалар өчен ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнү буенча җәйге курслар эшли башлады. Балалар биредә дин нигезләрен дә өйрәнергә, күңелле ял итәргә дә өлгерәчәкләр.

Лагерьда 7 – 12 яшьтәге 80 бала ял итәчәк. Шунысы мөһим: малайлар һәм кызлар аерылган. 5 – 16 июньдә – малайлар, 19 – 27 июньдә кызлар киләчәк.
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин балаларны җәйге каникуллар башлану уңаеннан котлап, биредә аларга тәр­типле һәм тыңлаучан булу, мөмкин кадәр күбрәк белем туплау, бигрәк тә динебез таләп иткән әдәп һәм әхлак төшенчәләрен үзләштерү мөм­кинлекләре ачылачагын билгеләп үтте һәм, әлбәттә, яңа дуслар табарга теләде.

– Биредә алган белемегезне бер Аллаһыбызга табыну өчен кулланыгыз. Ул тор­мышыгызда кирәк булачак. Бирегә алып килгән ата-аналарыгызга, сезгә рухи ризык бирергә тырышканнары өчен, рәхмәтлебез. Отып калган һәр сүзегез, һәр хәрефегез өчен Аллаһының рәхмәте булачак сезгә. Аллаһы да, әти-әниләрегез дә сездән ра­зый булсыннар, – дип үгет-нәсыйхәтләрен бирде хәзрәт.

Исегезгә төшереп үтә­без: региональ Диния нәза­рәте идарәсе әлеге курсларны егерме елдан артык оештырып килә. Имамнар җитәкчелегендә балалар җәйге лагерьларда гарәп алфавитын, ислам дине тарихын, әдәбиятын һәм мә­дә­ниятен өйрәнәләр. Ял ит­кән арада алар рухи яктан да үсәләр, физик яктан да ныгыйлар. Быелгы курслар Самараның Җәмигъ мә­четендә 5 – 23 июньдә үтә­ләр.

Чыганак: газета “Берәмлек”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*