Түбән Новгород өлкәсендәге Атяравылдан булган Хөсәин Мансур улы Аймалетдинов Кызыл Октябрь райондашларына район администрациясендә эшләүче яхшы белгеч, намуслы түрә буларак таныш булса, өлкә татар җәмәгатьчелеге аны күбрәк тирәнтен тарих белән кызыксынучы, төбәкне өйрәнүче буларак белә. Ә без бүген “Туган як”та кунакта булган хөрмәтле газета укучыбыз Хөсәин Мансур улы белән туган авылы өчен башкарып килгән игелекле гамәлләре турында сөйләшеп, аның кече ватанына булган патриотик хисләрен иҗтимагый эшчәнлеге аркылы тасфирларга тырышырбыз.
– Әйе, бөек Ватаныбызга саф мәхәббәт һәм олы хөрмәт аның кечесеннән, ягъни туган авылыңа булганыннан башлана. Мактанып әйтмим, ләкин чынбарлык факт – дистә еллар инде Атяравылның иҗтимагый советын җитәкләп киләм. Шул вакыт эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә булган һәйкәлне комплекслы итеп үзгәртеп кордык, авыл башында үзенчәлекле стела торгыздык. Җирле каберлекләрне тазартуда да читтә тормыйбыз. Авылыбыз мәхәлләсе, авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре, гомумән, актив төркеме белән эшлекле хезмәттәшлектә торабыз һәм шуның игелекле нәтиҗәсе буларак, гадәти көнкүрешебезне комфортлы итүгә корылган идеяләребез, кылган ниятләребез салмак кына тормышка ашып килә.
-Хөсәин Мансурович, иҗтимагый совет, дисез. Аның нигезен тәшкил иткән фикердәшләрегезне әйтеп үтәргә мөмкинме?
-Әлбәттә. Ул бит хәрби сер түгел. Минем ише Атяравыл өчен җан атып торучылардан, иң беренче чиратта, Илгиз һәм Илһам Җәләловларны, Рәүф Хәмзинны, Рәис Хәйретдиновны һәм Рамил Сафинны әйтер идем. Һәр башкарачак иҗтимагый эшебезнең төп проекты нәкъ шул егетләрнең идеясеннән гыйбарәт. Без авыл мәхәлләсе белән бергәләп борынгы яшел һәм кызыл мәчетләребезнең урыннарын мәңгеләштерү нияте белән, аларның тарихи урыннарын билгеләп, элмә такталар урнаштырдык.
-Әле бит ниндидер мөһим эш башкарыр алдыннан, ул турыда җирле хакимият белән килешергә дә кирәк.
-Бүгенге заман таләпләреннән чыгып, без барысын да документаль рәвештә башкарабыз. Һәм, әйтергә кирәк, безнең авыл өчен җаваплы булган Уразавыл территориаль бүлеге белән бу хакта проблема юк, аның җитәкчесе Илдар Садретдинов һәрдаим теләктәшлеге һәм ярдәме белән генә. Ә менә округ түрәләре турында шулай дип әйтә алмыйбыз. Ләкин алар белән капма-каршылык килеп чыккан очракта, вәкаләтле өлкә органнарына язма рәвештә мөрәҗәгать итәбез.
Мәсәлән, авыл клубын ремонтлау мәсьәләсе буенча хәтта өлкә хөкүмәтенә чыгарга туры килде. Рәхмәт, югары түрәләр мөрәҗәгатебезне игътибарсыз калдырмады. Дөрес, мине чакырттылар, клубның никадәр халыкка кирәклеге турында кызыксындылар. Барысын да ипләп аңлата алдым кебек, чөнки, мин әйтәм, янәшә булган өч авылда (Кызыл Яр, Атяравыл, Кызьмавыл) яшәүче 400 кешегә мәдәни ял да кирәк бит, дип сөйләдем, конкрет дәлилләр белән үз фикеремне расладым. Хәер, морадыбызга ирештек кебек – 2025 елда безнең клубның капиталь ремонтына 1 млн 107 мең сум акча бүленеп бирелергә тиешле. Бу хакта өлкәдәге җаваплы кешеләр клубның бинасын килеп карады һәм ярдәм ышандырды.
-Музей, мәктәп һәм ял паркы да булдырасыз дип ишеттем…
-Әйе, бүген трендта булган полилингваль мәктәп белән музей ачар өчен элеккеге колхозның бер бинасын сатып алдык һәм аны мәчеткә теркәдек. Хәзер шул бинаны тәртипкә китерү өстендә эш алып барабыз. 140 квадрат метр тәшкил иткән шушы бинада музей, уку-укыту, китапханә бүлмәләре һәм конференц-зал да булдырырга исәп бар.
Ял паркына килгәндә, ул 15 соток мәйдан биләячәк. Аны без койма белән уратып алдык инде. Узган шимбә көнне өмә ясап, аның периметры буенча 70 төп каен һәм нарат үсентеләре утыртып чыктык. Ә җирле имам Мидихат хәзрәт Җәфәров тәкъдиме белән СВОда булган егетләребез хөрмәтенә багышлап, исемле ике агач үсентесе дә утырттык. Хәзер алар – “яшел дусларыбыз” махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең алар исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп торачак. Якын киләчәктә бу үсентеләр санын 100гә җиткерергә кирәк дип килештек. Аллаһы боерса, биредә җәяүлеләр тротуары буйлап эскәмияләр урнашыр, яктылык фонарьлары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, бәлки берничә чатыр да булдырылыр…
Уразавыл территориаль бүлеге белән килешеп, киләсе елда Атяравылдагы Кооперативная урамының зур өлешенә (620 м) асфальт салу эшен “Сезгә хәл итәргә!” өлкә проекты ярдәме белән башкармакчы булабыз. Һәрхәлдә, бу эшләрнең проект-смета документлары әзерләнә башлады инде. Әлеге урамның калган 460 метрын шул ук программа ярдәмендә 2025 елда ремонтларга сөйләштек һәм килештек. Ә бүгенгә бу урамны асфальт валчыгы белән каплап чыгу ягын кайгыртабыз.
Шуны да әйтергә кирәк, безнең авыл аша Кызыл Ярга чыга торган юлның бер өлешен кыргый агачлар нык каплаган иде. Тиешле инстанцияләргә шул турыда кирәкле дәлилләр һәм кәгазьләр юллагач, бу проблема да уңышлы хәл ителде.
-Иҗтимагый киңлекләр булдыргач, аларны бит әле тиешле сыйфатты һәм тәртиптә тоту да кирәк.
-Әлбәттә. Ләкин бу өлкәдә актив авылдашларыма чиксез рәхмәтле булып торам. Мәсәлән, обелиск комплексындагы территорияне тазарту соралгач, авылның вотсап группасында шул хакта мөрәҗәгать белән чыктым һәм бер көндә бу проблеманы да яптык.
Әйтәм бит, бездә халык бик актив һәм бердәм. Шуңа, алга таба ният кылган эшләрне дә бергәләп хәл итәргә без сәләтле. Икенчедән, дәүләт хезмәтендә булмаганлыктан, хәзер шушы иҗтимагый эшләргә вакытым бар һәм аларны бик теләп башкарам, чөнки аның нәтиҗәсен күрү – сүз белән аңлатып булмый торган күңел канәгатьлеге бирә. Теләк һәм мөмкинлек тәңгәл килгәндә, газиз халкың, туган ягың өчен хезмәт итү, кайгырту – һәрбер адәм баласының изге бурычы булырга тиешле.
-Хөсәин Мансурович, кызыксындырган сорауларыбызга тулы һәм аңлаешлы җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Һәр башлангыч эшегездә уңыш юлдаш булсын.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы