Мәркәзебез Казанда ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия форумы узды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чарада илебезнең егерме сигез төбәгеннән сигез йөзгә якын вәкил катнашты.
“Идегәй”не карадык
Бөтенроссия “Туган тел” форумына Ульяновск өлкәсеннән егерме бер кеше барды. Аларга өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин белән өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелек итте. Делегатлар арасында алты мәктәп директоры, ике балалар бакчасы мөдире, ана теле укытучылары, К.Насыйри исемендәге мәгърифәтчелек үзәгенең Ульяновск филиалы, якшәмбе һәм шәхси мәктәп мөгаллимәләре бар иде. Аларны форумнан мөмкин кадәр күбрәк тәҗрибә туплап кайту теләге һәм максаты берләштерде.
Кунаклар иң затлы кунакханәләрнең берсенә урнашканнан соң, мәркәзебез Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары буенча экскурсиягә юл тотты. Педагоглар Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә булдылар, Сөембикә манарасына карап хозурландылар. Шәһәрнең гүзәллеге, чисталыгы, урамдагы элмә такталарның татар телендә булуы соклану хисләре тудырды. Сер түгел, кунакларның күбесенең Сөембикә-ханбикә идарә иткән борынгы, әмма замана белән бергә атлаучы Казан каласында яшиселәре килгәндер…
Экскурсиядән соң ана теле укытучыларын К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары көтә иде. Форумны рәсми рәвештә ачканнан соң, делегатлар “Идегәй” дастаны буенча куелган спектакльне карадылар.
“Тарихи дастаннарыбызны мәктәп укучыларына өйрәтә башлаганчы, беренче итеп укытучыларга күрсәтергә булдык. 2023 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан дастаннар елы дип игълан ителде”,- диде конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
“Идегәй” дастаны буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә Алтын Урда таркалган чорда Туктамыш хан белән Идегәй әмир арасындагы канлы көрәш тасвирлана. Татар халкының тарихы белән тирәнтен кызыксынмаган кешегә әсәрнең асылын аңлавы җиңел түгел, билгеле. Шуңа күрә спектакльдән соң фикер алышулар әлләни булмады.
Арчага сәяхәт
Икенче көнне делегатларны иртүк автобуслар белән Арча районына алып киттеләр. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина әлеге районга баруның сәбәбен дә аңлатты.
“Татар рухлы Арча районында милли мәгариф һәм милли тәрбия мәсьәләсе югары дәрәҗәдә куелган. Бу җирлектән 200гә якын мәгърифәтче һәм язучы чыккан. Без сезгә шушы төбәкнең миллилеген күрсәтергә теләдек”,- диде ул.
Безне Арча шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә гармунда уйнап, җырлап-биеп, саф татар телендә сәламләп каршы алдылар.
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов татар халкына Г.Тукай, Г.Курсави, М.Мәһдиев кебек бөек шәхесләр биргән төбәкнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.
“Безнең районда 15 урта мәктәп, 17 төп белем бирү мәктәбе, 2 башлангыч мәктәп һәм 1 интернат мәктәп, 51 балалар бакчасы һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләп килә. Балалар саны ел саен арта, районыбыз һәрвакыт үсештә”,- диде ул.
Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров форумның максаты һәм әһәмияте турында сөйләде.
“Бүген иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәгариф идарәләре хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар бер залга җыелды. Алдагы көннәрдә сез барыгыз да бер юнәлештә, кулга-кул тотынышып, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез аша халыкның милли үзаңын үстерү өстендә эшләрсез дип ышанабыз. Ата-аналарның милли үзаңын уятмыйча, балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләве мөмкин түгел”,- диде ул.
Аннары педагоглар төрле остаханәләрдә катнашты һәм бай эчтәлекле күргәзмәләр белән танышты. Остаханәләрдә өчпочмак, май канаты ясарга, токмач кисәргә өйрәттеләр, шулай ук күннән мозаика эшләү серләренә төшендерделәр. Курайда уйнау буенча да мастер-класс оештырылган иде. Татар милли киемнәрен өйрәнүгә багышланган дәрес тә кунакларга бик ошады. “Яшь егетләр” театры егет-кызлары “Каз өмәсе” йоласын оста күрсәтте. Укытучылар өчен менә дигән кулланма материал бу. Әлеге сценарий буенча һәр укытучы үз мәктәбендә йола бәйрәме үткәрә ала. Педагог ханымнарның күбесе “Милли бизәнү әйберләре ясау” осталык дәресен ошатты. Кайту юлына чыкканда шактый өлешен калфаклар, милли бизәкләр белән эшләнгән күкрәкчә, алкалар бизи иде.
Татарны бөтен дөнья белсен!
Пленар утырыш башланыр алдыннан укытучыларга бай эчтәлекле күргәзмә – балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар, милли бизәнү әйберләре, татарча газета-журналлар тәкъдим ителде.
“Туган тел” форумында катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул үзенең фикерен кыска гына, әмма бик үтемле итеп җиткерде.
“Балага милли тәрбия бирү, ана телен өйрәтү өчен өч мөһим нәрсә – гаилә, балалар бакчасы, мәктәп кирәк. Әмма укытучысыз булмый, ул төп рольне үти. Сезгә милләтебезнең киләчәге хакына күп көч куеп эшләргә кирәк. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр”,- диде Рәис һәм алдынгы педагогларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Нәсиха Ягудина Татарстан Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбе директоры Лилия Мустафина Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медаленә лаек табылды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның фикере дә ачык яңгырады.
“Без барыбыз да бергә тупланып, бердәм эшчәнлек алып барырга – татар гаиләсендә туган телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга, ата-аналарның милли үзаңын үстерергә тиеш. Сез – халкыбызны әйдәп баручы көч”,- диде ул.
Форум методик мәйданчыклар утырышы белән тәмамланды. Укытучылар дүрт төркемгә бүленеп эшләделәр. Беренче дискуссион мәйданчык мәгариф идарәләре белгечләре, мәктәп директорлары өчен үткәрелде. Икенче мәйданчыкта татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алышты. Ә өченче мәйданчык мөселман дини оешмалары вәкилләрен берләштерде. Дүртенче мәйданчык утырышы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында узды. Анда катнашучыларга милли белем һәм тәрбия бирүче алдынгы мәгариф оешмасы белән якыннан танышу бәхете елмайды.
Туган тел укытучыларының өч көн дәвам иткән форумы тәмам. Ульяновск өлкәсе вәкилләре мәртәбәле очрашудан нинди тәэсирләр белән кайтканнар соң?
Әлфия Абутдинова, Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы:
– Форум, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Без өч көн дәвамында күпкырлы, бай, искиткеч файдалы мәгълүмат тупладык. Мәктәпләр, балалар бакчалары, якшәмбе мәктәпләре берләшеп, бер бөтен булып эшләргә тиеш, оештыручылар шуны төп максат итеп куйганнар. Балаларга белем бирү белән беррәттән милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләрне өйрәтү кирәклеген дә ассызыкладылар. Киләчәктә төгәл, конкрет эшләр башкарылыр дигән өмет белән кайттым.
Мөнирә Джумаева, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы:
– Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы форумның дәрәҗәсен күтәрде. Аның җылы сүзләре безгә канат куйды, тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирде. Арача районы укытучыларының югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләве чиксез сокландырды.
Илдар Миннебаев, Карсун районы Нугай иле урта мәктәбе директоры, Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучысы:
– Күптәнге хыялым чынга ашты – Арча районында булып, андагы милли мәктәп белән таныштым. Белем учагының һәр кабинетын, һәр почмагын үз күзләрем белән күрергә, барлык сорауларыма да җавап алырга тырыштым. Хәзер инде әлеге мәктәп мохитен мөмкин кадәр үзебездә дә булдыру максаты куям.
Әзгать Фаизов, Ульяновск шәһәренең 28 нче урта мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы:
– Пленар утырышта чыгыш ясаучыларның уй-фикерләре белән килешәм. Һәрберсе аерым эш турында конкрет сөйләде. Чувашиянең Тукай авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Ямалетдиновны аеруча үз иттем. Аларда мәктәп белән мәдрәсә бергә кулга-кул тотынышып эшли икән. Мәдрәсәдә балаларга ислам дине тәртипләре белән бергә гореф-гадәтләргә нигезләнгән татар тәрбиясе бирәләр, ана телен өйрәтәләр. Бик сокландым үзләренә.
Гүзәл Сәмигуллина, Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең ана теле укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы:
– Бөтенроссия форумы бик ошады. Гадәти булмаган идеяләр, үзенчәлекле проектлар, мастер-класслар күңелгә кереп калды. Әлеге форумда каралган мәсьәләләр киләчәктә тормышка ашсын, туган телләр ныклап өйрәнелсен иде дигән теләктә калам.
Рузия ХӘЛИМОВА
Чыганак: emet73.ru