tatruen
Баш бит / Слайдер / Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм
Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм

«Моң» инструменталь коллективы гармун һәм башка халык уен коралларында башкару осталыгын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрне музыка-уен кораллары сәнгатенә җәлеп итүгә зур көч куялар.

Районыбызда яшәп җыр-моңга гашыйк кешеләр һәм коллективлар турындагы проектыбызны дәвам итәбез. Әлеге рубрикабызның чираттагы кунагы бик күп тамашачының күңелен яулап өлгергән «Моң» гармунчылар ансамбле.

«Сабантуйлары һәм башка бәйрәмнәр авылда бик күңелле уза иде. Төрле көйләр уйнап, җырлар җырлап, көлешеп, урамнарны иңләп үтүләр кабатланмас бер истәлек булып күңелләрдә саклана. Ә бу бәйрәмнәрнең тоткасы гармунчылар иде,» — дип искә ала өлкән яшьтәге абый-апалар.

Татар халкы үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ни хикмәт, күпләргә бу талантны Аллаһы Тәгалә үзе бирә.

Татар мәдәният үзәгендә 2013 елда оешкан «Моң» гармунчылар ансамблендә нәкъ шундый әфәнделәр җыелган. Иң талантлы гармунчылар коллективын Нәҗип Сәүбан улы Килдияров җитәкли.

Чыганак: bugulma-tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*