tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта иҗат итүче сынчы Рөстәм Вахидов
Оренбургта иҗат итүче сынчы Рөстәм Вахидов

Оренбургта иҗат итүче сынчы Рөстәм Вахидов

Рөстәм Вахидов –  рәссам-сынчы. Аның сыннары Россия шәһәрләренең төрле почмакларында урнаштырылган. Рөстәм Вахидовның сынлы сәнгать эшләре: әкият геройларыннан башлап,  Бөек Ватан сугышы солдатларына кадәр. Скульптуралары да  кечкенәдән алып зур күләмле монументаль  һәйкәлләргә кадәр.20 елдан артык гомерен  сынлы сәнгатькә багышлый оста.

Бөек Ватан сугышы солдаты сыны – Рөстәм Вахидовның яңа эшләренең берсе. Ул инде Рязаньда  урнаштырылды.

Сынчылның эше Казанда да бар.Ә Оренбургта алар  “Салют, Җиңү!” комплексындагы паркларны бизи. Аның эшләрендә өстенлек хайваннарга бирелә.

Сынлы портретлар да иҗат итә. Скульптураларның  биеклеге дә шаккатыра: иң зурысы 6  етрлы аю, ул Курганда урнаштырылган.

Рөстәм  – 10 балалы гаиләнең төпчеге. Үзгәртеп–кору елларында, Ташкентта яшәгән  Вахидовларның  балалары, әнисенең туган ягына кайтырга уйлый. Балалары артыннан Оренбурга , «Герой-Ана» исемен йөртүче, 10 бала әнисе – Әлмира апа Вахидова да  кайта. Ә үзенең гаиләсенә килгәндә: хатыны  Диләрә Тәлгать кызы – музыка белгече,  кызлары Ясминә – әлегә үзен төрле яклап сынап карый.

Рөстәм Вахидовның иҗат киңлеге күпкырлы: кечкенәдән һәркемгә таныш булган, барлык балаларның да яратып өлгергән  әкият герое – Алиса. Бу исемлектә күп санлы заман геройлары да бар. Киләчәктә дә  Рөстәм Вахидовның сыннарын Россиянең төрле төбәкләрендә дә күрергә мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*