tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел йорт” XXIII Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды
“Идел йорт” XXIII Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды

“Идел йорт” XXIII Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Идел йорт» XXIII Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды.

Быел фестивальгә 15 гариза кабул ителде. Катнашучылар арасында Башкортстан, Удмуртия Республикасы, Пенза, Ульяновск, Самара,Оренбург, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае бар.

Катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова, режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Лилия Әхмәтова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, драматург Данил Салихов, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Сәгъдиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова бар иде.

Эшләрне бәяләү 3 көн дәвамында барачак. Җиңүчеләр 11 декабрьдә Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак гала-концертта бүләкләнәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*