16 март көнне төштән соң V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшләрен секцияләрдә башлап җибәрделәр.
“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык) секциясе эшләде. Бу фикер алышу җыелышын Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Харис улы Габдрахманов һәм “Бөтенроссия татар авыллары”иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов алып бардылар.
Беренче булып сүз алган Илдус Габдрахманов Татарстанның агросәнәгать комплексының бүгенге хәле, үсеш перспективалары белән таныштырды, Россия төбәкләреннән килгән авыл эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырды.
“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешма рәисе Рәшит Сәнҗапов мондый җыеннарның әһәмияте зур булуын ассызыклады. Авыл эшмәкәрләрен үз туган ягы Чуашстандагы татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнергә, кулланып карарга чакырды. Анда Интернет челтәрендә авыл тарихи, бүгенгесен яктыртучы сайтлар булдыруны киң таратканнар. Шунда ук игъланнар, реклама да урнаштырыла икән.
Пермь өлкәсе Барда районы Үдик авылыннан фермерчы Рамил Ибраһимов сүзен артык озынайтып тормады, үзләренең район телевидениесе төшергән сюжет күрсәтте. Ирле-хатынлы Ибраһимовлар шактый зур хуҗалык тоталар, бәрәңге, ашлык утыртып үстерәләр. Иң күркәме – үз авылы халкына гына түгел, күрше-тирәләргә дә эш бирәләр.
Марий Элдагы Медведево районы хакимият башлыгы Даил әфәнде Шаһиәхмәтов, үзләрендә генә түгел, киң татар дөньясына да танылган кеше. Ул чыгыш ясаган саен авырткан проблеманы гына күтәреп калмый, аны чишү юлларын да барлый. Үткән җыеннарның берсендә ул эшсезлектән һәм чарасызлыктан татар авылларыннан халыкның күпләп шәһәрләргә китүне борчылып сөйләде, быелгы чыгышы шулай ук үтә әһәмиятле проблема авыл җирлеген социаль яктан үстерү өчен грантлар, субсидияләр алу тәҗрибәсе турында төфсилләп аңлатты.
Секция эшендщ катнашучылар Удмуртиядән килгән эшмәкәр Фәрит Халитов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Тукай районы фермерар бердәмлеге җитәкчесе Минталип Миңнеханов чыгышларын бик җылы, кызыксынып кабул иттеләр.
Шактый кызыклы чыгышлардан сораулар бирелде, тәкъдимнәр кертелде, cекциянең резолюциясе кабул ителде.