tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: “Һөнәрчелек” секциясе утырышы

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: “Һөнәрчелек” секциясе утырышы

16 март көнне төштән соң V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшләрен секцияләрдә башлап җибәрделәр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында “Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) секциясе эшләде. Аның эшен татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова алып барды. Сәламләү сүзендә ул мондый җыеннарның бишенче мәртәбә үтүен, авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә кешеләрне эш белән тәэмин итү социаль бурычын үтәүләрен ассызыклады. Биредә һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең җыелуына ишарәләп, утырышка бу юнәлешләрдә эшләүче дәүләт оешмаларының җитәкчеләре чакырылуын әйтте. Шушы форсаттан файдаланып, кызыксындырган сорауларны бирергә, фикер алышырга чакырды.

Татарстанның балыкчылык хуҗалыгы оешмалар берләшмәсе (“Татрыбхоз”) җитәкчесе Хәйдәр Гарифуллин республикада балыкчылык торышы, үсеш перспективалары турында сөйләде.

Казан шәһәре умартачылык идарәсе генераль директорының I урынбасары Ринат Набиуллин үз тармагындагы хәлләр белән таныштырды.

Татарстанның сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсеп үсеше үзәге генераль директоры Нури Мустафаев чыгышы да зур кызыксыну уятты, татар халкы бит элек-электән һөнәрчелеккә осталыгы белән дан тоткан,

 

Татарстанның Азнакай районындагы Буралы авылы эшмәкәре Фәридә Шәйдуллина сөйләп кенә калмады үзенең продукциясе – баллы чәкчәге белән дә сыйлады. Ырынбур өлкәсеннән шәхси эшмәкәр Галимулла Хөснуллин, шул ук өлкәдән шәл бәйләүче ширкәт җитәкесе Альбина Әбсәләмова, Пермь краеннан татар бизәкле келәмнәр тукучы Эльмира Галимуллина чыгышлары зал тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Секция эш ахырында фикерләр туплап резолюция әзерләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*