Халкыбыз бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын булдыруга зур әһәмият биргән. Нәсел агачы-шәҗәрәне өйрәнеп, кешеләр үз ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның данлы тарихын сөйли, киләчәк буынга күпер сала. Ул бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен дә әһәмиятле гамәл. Шәҗәрәсе булганнарның нәселләре юкка чыкмаячак, вакыт аралыгында югалып калмаячак. Байлар Сабасында яшәүче Равил абый Гомәров та – тамырларын барлауга, нәсел чылбырын өйрәнүгә зур әһәмият биргән шәхесләрнең берсе. Ул күп еллар буе эзләнүләр алып барып 23 бабасының исемен ачыклауга ирешкән. Шәҗәрәңне төзүне нидән башларга, нинди тарихи чыганакларга таянырга кирәклеге хакында Равил абыйның үзе белән күрешеп сөйләштек.
“МИН КАЙТКАНЧЫ
СӨЙЛӘШЕРГӘ ӨЙРӘНЕП ТОР!”
Равил Габдулла улы Гомәров 1939 елда Байлар Сабасында туган. Әти-әнисе ягыннан икесенең дә тамырлары Сабадан булуына аның ныклы нигезе бар.
“1678 елдагы язуда мин үземнең ерак бабамны таптым. Шуңа нигезләнеп без Сабалар дип атыйм. Әтием башта армиягә китә, аннан сугышка алалар. Ул шуннан әйләнеп кайтмады. Мин әтидән 6 айлык булып калганмын. Әтинең: “Мин кайтканчы сөйләшергә өйрәнеп тор!” дигән әмере белән үскән бала мин”, –дип сөйли Равил абый.
Сабада урта мәктәпне тәмамлагач, ул озак вакыт хастаханәдә ята. 1959 елда Равил абый туганнары янына Пермь якларына чыгып китә, Леспромхозда эшли. Шунда Абхазиядән булган Декабрина Кентри кызын очратып, гаилә коралар. Уллары тугач, 1961 елда Сабага кайтып урнашалар. Чөнки әнисе үзе генә, гаиләдә башка балалар юк. Роно мөдире аны Килдебәк сигезъеллык мәктәбенә эшкә билгели. Бераздан Сатышта эшләү мөмкинлеге туып, шунда күчә. Балаларга география фәненнән белем бирә. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. 1968 елда Саба урта мәктәбенә укытырга чакыралар. Ул вакытта укытучыларга пропагандист кебек җәмәгать эшләре дә йөкләнә. Булдыклы, белемгә омтылышы зур булган егетне кичке мәктәп директоры вазифасына да куялар. Озакламый райкомның пропаганда бүлегенә сәяси укулар инструкторы итеп билгелиләр. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, педагогик стажы 25 елдан арткач, ул 1986 елда пенсиягә чыга.
“Умыртка баганасындагы имгәнү гомер буе үзенекен итте: мин берзаман йөри алмас хәлгә килдем. Катлаулы операция ясатып, 1 ел буе урында гына ятып торырга мәҗбүр булдым”, – ди әңгәмәдәшем.
ТАРИХ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП…
Кечкенәдән нәсел тарихы белән кызыксынуы көчле булган Равил абыйда тамырларын барлау хисе еллар узган саен арта. Инвалидлык алып, өйдә тора башлагач, бу эшкә ныклап кереп китә ул.
“Минем әтием дә, әнием дә үз гаиләләрендә 11нче бала булып туганнар. Әниләр алтау, әтиләр бишәү исән-сау үсәләр. Үзебезнекеләрне барлау теләгем еллар узган саен тагын да көчәйде. Ул вакыттагы музей җитәкчесе Рәйсә Бәдриевна белән дә еш очрашып сөйләшкәли башладык”, –дип сөйли Равил абый Гомәров.
Бер амбар дәфтәре тотып Саба буйлап чыгып китеп, халыктан үзе белмәгән мәгълүматларны җыя ул. Районның оешма-предприятиеләре архивлары 70 елдан соң Казан архивларына тапшырылганлыктан, алардан шушы чорга кадәргене генә белеп була. ЗАГСтан да күп мәгълүматлар ала, әмма әлеге орган район оешкач кына барлыкка килә. Рәисә Сираҗиева: ”Казан архивында миңа күп делолар китерәләр, әмма анда бер җирдә дә “Саба” диелмәгән, “Мәмәт бушлыгы” (Маметова пустошь) дип язылган, ул Саба инешенең башланган урынында барлыкка килгән, дип әйтелгән”, – ди. Мин иң элек Мәмәт бушлыгы белән Байлар Сабасының икесе бер булуын ачыкларга Казан архивына киттем”, – дип сөйли. Архив материаллары белән танышканда үзе белгән кайсыбер мәгълүматларга юлыга ул. Мәмәт бушлыгының бүгенге Байлар Сабасы булуына инанып, тарихи эзләнүләрен дәвам итә. Мәмәт бушлыгы дип сала рәсми төстә революциягә кадәр аталган. Халык аны 1870 елларда ук Олугъ Саба, Байлар Сабасы дип йөртә башлый.
“ҺӘР ДОКУМЕНТ –КЫЙММӘТЛЕ МИРАС”
Тарих китапларыннан укып белүебезчә, элек кешенең тууы һәм үлүе турында метрика кенәгәләре алып барылган. Моның белән мәчетләрдә муллалар шөгыльләнгән. Сабада ул чорда булган дүрт мәчетнең мулласы һәр ел саен туган һәм үлгән, никахлашкан, аерылышкан кешеләрне һәрберсен теркәп барган. Шунысы бар: алар гарәпчә язылган.
“Казан архивында 1865 елдан алып 1915 елга кадәр һәр елның метрика кенәгәсе саклана. Төшеп калулар һәм кайбер төгәлсезлекләр булырга мөмкин, әлбәттә. Мәсәлән, мин аларда әнинең әтисе Кәримулла бабайны тапмадым. Охшаш исемнәр генә бар, туган еллары туры килми. 1869 елда туган Гомәр бабамны метрика кенәгәсеннән эзләп таптым. Минем өчен бик кадерле табыш булды бу: анда бабамның әтисенең генә түгел, бабасының исеме дә, туган елы да бар. Гомәр бабам Сабаның соңгы старостасы булган. Архивларда яңадан да ревизская сказка дигән документ бар. Ул татарча итеп әйткәндә, ревизия турындагы мәгълүматлар язылган кәгазь. Элек 10-15 елга бер, үзәктән, ягъни патша хөкүмәтеннән һәр авылга чыгып, шунда яши торган кешеләрне барлаганнар. Бу беренчедән, солдатка алынасы егетләрне һәм ясак түләүчеләрне барлау өчен кирәк булган. Татарстанда соңгысы 1858 елда үткәрелгән. 1762 елда үткәрелгән ревизиядә гаиләдәге бөтен ир-атлар да, хатын-кызлар да бар, киленнең кайсы авылныкы икәнлеге дә бар. Казан архивларында 1834, 1850, 1858 еллардагы соңгы 3 ревизия документлары саклана. Мин беренче 3 ревизияне Мәскәү архивыннан таптым”, –дип сөйли Равил абый.
Ул әйтүенчә, Мәскәүдә сакланганнары иске рус шрифты белән язылган, аларны укып булмый. Равил абый Гомәров район музее директоры белән берлектә шул мәгълүматларны кириллицага күчерүне сорап Мәскәү архивына рәсми хат та юллаганнар. Әлегә бернинди дә җавап алынмаган.
“Мин Мәскәүдән соңгы исемлекне тапканчы сигезенче бабайны белгән идем инде. Беренчесе Гомәр бабай булса, аннары Әхмәтҗан, Ситдыйк, Исмәгыйль, Габделрәхим, Габделкәрим, Аблико, сигезенчесе – Сәет. Ул 1686 еллар тирәсендә туган булырга тиеш. Ул чорда туган еллар язылмаган, яшь кенә күрсәтелгән. Мин аны сан алу үткәрелгән елда ничә яшьтә булуыннан гына чамалыйм. 1678 елдагы халык санын алу кенәгәсендә Мәмәт бушлыгында (Сабада) барлыгы 15 хуҗалык булуы күренә. 15 хуҗалыкның 10ы бер нәсел кешеләре булырга тиеш, чөнки фамилияләре бер. Минем сигезенче бабай шул 10 кешенең берсенең оныгының улы булган дип саныйм. Мәскәүдәге эзләнүләр белән шәҗәрәгә тагын дүрт бабай өстәлеп, 12гә җиттеләр. Уникенчесенең әтисе Акман бабай. Ул башкортларда да бар. Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” дигән китабындагы һәм башкортлар төзегән шәҗәрәләргә нигезләнеп, 23 бабайны таптым дип фаразлыйм. Нәсел чылбырыбызда соңгы 100 елда җиде подполковник һәм полковник булуын ачыкладым”, –дип сөйли Равил абый.
ШӘҖӘРӘ ТӨЗҮНЕ КАЙДАН БАШЛАРГА?
“Кеше тарихны белергә тиеш. Моның өчен иң беренче үзеңнең нәсел тарихыңны өйрәнүдән башларга кирәк. Кайбер гаиләләрдә борынгы язулар сакланырга мөмкин. Миңа берәү бабасыннан калган Коръән эченнән чыккан язу күрсәтте. Анда кеше исемнәре язылган иде. Нәсел шәҗәрәседер дип фаразладык. Аннары район архивы, ЗАГС, республика архивы, Мәскәүдәге архивка мөрәҗәгать итәргә була”,–ди Равил абый.
“Шәҗәрә төзү күпме вакытка сузыла?” дигән соравыма, бәхетең булып, архивта үзеңә кирәк документларны тиз генә таба алсаң, бер көндә хәл итәргә мөмкин. Минем бабайның бабасының исемен белүем эшне күпкә җиңеләйтте”, –ди Равил абый. Ул 30 лап кешенең шәҗәрәсен төзеп, бүген дә тарихи эзләнүләрдә яши. Мөрәҗәгать итүчеләрнең, ярдәм сораучыларның гозерен кире бормый.
“Минем кебек берүзе үскән малайга ерак тамырларымны табып, бабаларым рухын яңартуым күңелгә тынычлык бирә. Киләсе буыннарга тапшырыр мирас ул”, –ди Равил абый Гомәров.
Чыганак: saby-rt.ru