tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салкын кышта бөреләнгән мәхәббәт
Салкын кышта бөреләнгән мәхәббәт

Салкын кышта бөреләнгән мәхәббәт

Агымдагы ел Россия президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Безнең илдә Гаилә институтын саклауга, күп балалы гаиләләргә төрле ярдәм чаралары күрсәтүгә һәрвакыт зур әһәмият бирелә, ә быел игътибар тагын да арта, әлбәттә.

Өлкә “Туган як” газетасы, кагыйдә буларак, төрле масштаблы проектларны киң яктырта һәм Гаилә елы уңаеннан төбәгебез татар авылларында яшәүче үрнәк гаиләләр белән таныштыруыбызны дәвам итәрбез, ә андыйлар безнең татар халкында күп. Шуларның берсе – Уразавылда яшәүче Сәйфетдиновлар гаиләсе. Моңа сәбәбе дә бар – агымдагы атнада алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Салкын кышта бөреләнгән мәхәббәт хисләрен менә биш дистә ел инде саклап, дус-тату гомер итәләр.

Гаилә башлыгы Рәшит ага Уразавылда туып-үскән, ә хуҗабикә Азимә апа Пашат кызы һәм ул ниндидер эше-йомышы белән район үзәгенә килгәндә таныша алар. Зифа буйлы, ма­тур, мөлаем кызны Рәшит бер күрүдә ошата һәм эшне озак­ка сузмыйча, 1974 елның 13 февралендә никах укытып, Ураз­авыл ашханәсендә гөрләтеп туй үткәрәләр һәм гаилә тормышын башлап җибәрәләр.

Яшь аермалары бераз зур бу­луы (Рәшит 28 яшьтә, ә Азимә 18дә генә була) да сизелми, эшкә батыр яшь килен тиз арада каена­тасы һәм каенанасы белән уртак тел таба. Ул килгәндә Рәшитнең ике туганы да урнашмаган була әле, алар белән дә дуслаша, шу­лай гөрләшеп яшиләр.

Рәшит ага армиягә чаклы җирле колхозда хезмәт итә, ә Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгәч, сәүдә өлкәсендә эшли башлый. “Без потомственный сату өлкәсе хезмәткәрләре, минем бабаем тагы да биш ир туганы белән Мәскәүдә билгеле сәүдәгәрдә хезмәт иткәннәр, әти-әнием дә шул өлкәдә эшләде. Үзгәртеп кору чорына хәтле ашханәләрне берләштерүче оешма – обще­пит бар иде, мин башта шунда җитәкче булып тордым, аннары район универмагы директоры булып эшләдем. Арзамастагы кооператив техникумда белем алган идем. Ә2013 елда лаеклы ялга чыкканчы Уразавыл район хастаханәсендә байтак еллар завхоз булып хезмәт иттем”, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

50 еллык гаилә тормышы ба­шына кайтсак, алар матур гына яши башлыйлар, өч мәхәббәт җимешләре – Әлфия, Зифа һәм Илгиз бер-бер артлы туалар. “Әлбәттә, җиңел булмады, көне буе эштә, кибет бит алтыда- җидедә генә ябыла, кайткач нәрсәгә тотынырга белмисең – мич ягарга, аш әзерләргә кирәк, әле бер абзар туар-кара да тот­тык. Хәлләрендә булганча әти- әни булышты, тик, кызганычка, алар озын гомерле булмады, каен әтием 1982дә, каен әнием 1989 елда бакыйлыкка күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын”, – дип сүзгә кушылды Азимә апа.

Иренең әти-әнисе аны үз кыз­лары кебек кабул итә һәм икесе дә бәхиллекләрен биреп, вафат була. Азимәнең үз әнисен дә картая төшкәч үзләренә ала­лар һәм кадер-хөрмәттә тотып, соңгы юлга озаталар.

Балаларына килгәндә, өчесе дә бик акыллы, тырыш булып үсәләр, барлык йорт эшләрендә әти-әниләренә һәрвакыт булыша­лар, тырышып укыйлар. Нәтиҗә буларак, өчесе дә мәктәпне ал­тын медальгә тәмамлап, укула­рын дәвам итәләр.

Әлфия белән Илгиз медицина өлкәсен сайлап, Түбән Новго­род медицина академиясендә югары белем алалар, шулай ук юридик югары белемнәре дә бар. Илгиз хәтта икесен дә кызыл дипломга тәмамлый. ӘЗифа гаилә эшен дәвам итеп, кооперация өлкәсендә башта урта махсус, аннары югары бе­лем алып, Мәскәүдә эшли һәм яши. Әлфия бераз Уразавыл хастаханәсендә эшләгәннән соң, Сергачта төпләнә һәм округ хас- таханәсендә гинеколог булып эшли, ә Илгиз Түбән Новгородта кардиоүзәктә хезмәт итә, меди­цина фәннәре кандидаты.

“Без беркайчан матди быйлык артыннан кумадык, иң зур бай­лыгыбыз – ул акыллы, тәртипле балаларыбыз. Аллаһыга шөкер, һәрбересе үзе теләгән һөнәр бу­енча белем алып, тормышта үз урыннарын тапты, бик тә кирәкле һәм файдалы эш башкаралар, өчесенең дә үз куышлары бар”, – дип, балалары белән горурла­нып сөйләде Рәшит абый.

Шулай булмыйча, өчесе дә бит ихтирамга лаек шәхесләр һәм аларның мондый булуы, әлбәттә, әти-әниләре үз үрнәкләрендә биргән дөрес тәрбия нәтиҗәсе. Әалар бүгенгәчә лаеклы үрнәк – бер-бересен яратып, хөрмәт итеп, дус-тату гомер итәләр, Рәшит ага беркайчан эчмәгән, тартмаган, аның әтисе дә шун­дый булган, һәм инде, әлбәттә, Илгиз дә эчми-тартмый торган ир асылы.

Сәйфетдиновларның аерым горурлыгы – оныклары Ранис һәм Эмиль. Әлфиянең улы Ра­нис 6 класс укучысы инде, ә Илгизнең улы Эмильга әле бер ай да юк. Аларның да тәрбияле булып үсүендә шик юк, чөнки Сәйфетдиновлар гаиләсендә бүтәнчә булуы мөмкин түгел.

Аралашкан вакытта да мин  аларның үзара җылы мөнә- сәбәтләренә сокланып утырдым. Ничек гомер иттегез дигән со­рауга да Рәшит ага: “Бик яхшы яшәдек һәм яшибез, Аллаһыга шөкер. Тормыш йөген һәрвакыт икәү җигелеп тарттык. Хаты­ным бик яхшы һәм бүгенге тор­мыштан без бик канәгать”, – дип җавап бирде.

Азимә апа әлегә эшләвен дә- вам итә, ә Рәшит ага дистә ел­дан артык инде лаеклы ялда, шулай да тик тормый. Эре туар тотмыйлар инде, әмма сарык- лар үрчетәләр әлдә, бүгенгә хуҗалыкта аларның саны ике дистәдән артык. Тавыкларның исәбен дә белмиләр, яз башын­да каз-үрдәкләр алып үстерәләр, алары инде үзләре һәм балала­ры өчен.

Менә шундый бер карашка гади, әмма бик тырыш, дус гаилә Сәйфетдиновлар. Бала­лары да аларга белем- тәрбия биргәннәре өчен бик рәхмәтле. “Без әти-әниебезне чиксез яратабыз һәм хөрмәт итәбез, аларның үзара мөнәсәбәтләренә карап сокланабыз. Шулай пар канат булып озак кына яшәргә, ә безгә ачык ишекләргә килеп керергә язсын, тәрәзәбездә ут сүнмәсен иде”, – ди кызлары Зифа. Әлбәттә, Әлфия белән Илгиз дә шул теләктә кала, без дә аларга кушылып, Рәшит ага белән Азимә апаны ихластан алтын юбилей­лары белән котлыйбыз һәм исәнлектә-саулыкта тагы да күп кенә гомер бәйрәмнәрен каршы алырга язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*