tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы, җитәкче, остаз
Укытучы, җитәкче, остаз

Укытучы, җитәкче, остаз

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән һәм бөтен гомерен балаларга тәрбия бирүгә багышлаган, мәктәп директоры буларак укыту процессын оештырып, меңнәрчә укучыларны олы тормышка озаткан хөрмәтле педагог, остаз Мансур Габделбәр улы Габунов районда гына түгел, өлкәдә дә күпләргә яхшы таныш. Аның исеме Ульяновск өлкәсенең Почет тактасында өлкәбезнең күренекле шәхесләре белән бер рәттә авылыбызның горурлыгы булып тора.

Халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы үзенең хезмәт юлының теләсә кайсы өлешендә көч-кодрәтен, хезмәтенә карата иҗадилыгын эшкә җигеп, аңа үзенең бөтен барлыгын багышлады. Һәм моның белән Иске Кызылсу урта мәктәбен тәмамлап чыккан күп укучылар, анда хезмәт иткән укытучылар, авылдашлар, һичшиксез, килешер.

Аның иң авыр, иң катлаулы һәм шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсен сайлавы очраклы булмаган, билгеле. Габуновлар нәселен илебезгә дистәләгән укытучылар биргән педагоглар династиясе буларак беләләр. Мансур Габделбәр улы да үзенең тормыштагы олы сайлавын әтисенә, шушы зыялы нәселнең дәвамчыларына карап ясагандыр, мөгаен. Әтисе Габделбәр Адиулла улы Бөек Ватан сугышыннан Җиңү яулап кайткач, гомер буе мәктәптә балаларга татар телен укыта. Әнисе Фәрбизә апа сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Яшьләр гаилә корып төп йортта әти-әниләренә тәрбия-хөрмәт күрсәтеп тормыш итә башлыйлар. Бергәләп яңа зур өй-йорт торгызып чыгалар. Дүрт балаларына гомер бүләк итәләр. Өчесе – Алсу, Мансур, Гөлфия укытучы һөнәрен сайлый һәм гомер буе үз һөнәрләренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы балаларга белем бирәләр.

– Әти-әниебез искиткеч кешеләр иде. Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, алар беркайчан зарланмадылар. Элек бит туганнар, тирә-күршеләр белән аралашып, бер гаилә кебек яшәү гадәти хәл иде. Әтиләр яңа йорт салырга ниятләгәч, гаиләбез, әби һәм бабай белән бер ел күршеләрдә торганыбыз исемдә. Бүген дә шуңа хәйран калам. Нинди киң күңелле, эчкерсез халык булган элек заманда. Төрле авырлыклар, сынаулар узарга туры килсә дә, әти-әни безне дөрес тәрбияләгәннәр. Кешеләргә игътибарлы һәм әдәпле, гадел булырга, олыларны хөрмәт итәргә, хезмәтне сөяргә өйрәткәннәр. Алар бит безне кулыбыздан тотып түгел, үз мисалларында, гаиләдәге мохит белән күрсәтә алганнар. Әти һәрвакыт авыл тарихы, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, традицияләре, күренекле кешеләре турында сөйли иде. Болар барысы да бала вакытта ук күңелебезгә кереп, сеңеп калган, – дип искә ала Мансур Габделбәр улы.

Иске Кызылсу урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, 1971 елда ул Ульяновск дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Нәкъ шушы юнәлешне сайлавы да аның мәктәптә укыганда ук төгәл фәннәргә өстенлек бирүе, математика, физика буенча оештырылган олимпиадаларда гел җиңүләр яулавы белән бәйле була.

Тулы канлы студент тормышы башланып китә. Монда да ул сынатмый, группаның профоргы була, югары уку йортының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Студентларның төзелеш отряды белән бергә җәйге каникулларда эшләп йөри, лагерьларда пионервожатый буларак тәҗрибә туплый. Уңышлары өчен Мәскәү, Свердловск шәһәрләренә путевка белән бүләкләнә. Хәтта шәһәрнең 4 нче номерлы һөнәри-техник училищеcында укучыларга физика фәненнән лекцияләр дә укый әле ул. Сәләтле егетне югары уку йорты укытучылары якын итәләр һәм зур өметләр баглап, уку йортында укытырга калырга өндиләр. Әмма ул мәктәпне, балалар белән эшләүне сайлый.

1975 елда дипломлы яшь белгеч юнәлтмә буенча Иске Майна районы Матвеевка урта мәктәбенә кайтып эшкә керешә. Биредә Мансур Габделбәр улы балаларга физика дәресләреннән керә, аннан укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары, соңрак мәктәп директоры итеп билгеләнә. Нәкъ шушы елларда гомерлек юлдашы Рәисә Солтан кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Аларның танышу тарихы 1969 елга барып тоташа. Ике яшүсмер Иске Кызылсу авылында очраша. Димитровград шәһәре кызы Рәисә җәйге ялларга әби-бабасына кунакка кайтып йөри һәм шунда алар бер-берсенә гашыйк була. Алтын чәчле, озын толымлы кыз уңган-булган, тәрбияле авыл егетен әсир итә. Ялларда очрашсалар, уку вакытында ике арада ялкынлы мәхәббәт тулы хатлар йөри. Алар бүген дә Габуновларның гаилә архивында саклана. Алты еллык дуслык туй белән тәмамлана.

Мансур Габделбәр улына Матвеевкага эшкә кайткач, яшь белгеч булса да, торырга урын булмый әле башта. Инде яшь гаилә оешкач, аларга квартира бирәләр. Үз йортлары белән яшәү яшьләр өчен зур шатлыкка әверелә – әкренләп тормыш җыя башлыйлар, авыл кешеләре кебек үк терлек-туар, кош-корт үстерәләр, бакча-ындыр утырталар. Ул вакытларны Габуновлар бик җылы итеп искә ала.

– Без яңа гына өйләнешкән тәҗрибәсез пар. Бөтен эшне дә бергәләп эшләргә тырыша идек. Барысына да бергә-бергә өйрәндек. Бу хатын-кыз яисә ир-ат эше дип бүлмәдек, аңлашып, килешеп тормыш дигән озын юлдан атлап киттек. Үз өебез булганга бик сөендек, авыл кешесе кебек яшәргә теләдек. Гаилә җанлы әти-әниләребез кебек үзебезнең дә бәхетле, җылы оябызны корырга тотындык,- диләр.

Яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып шушы елларда уллары Илдар белән Равил дөньяга килә.

Матвеевка урта мәктәбе каршында якындагы авыллар укучылары өчен интернат булган, анда 150гә якын укучы яшәп укыган. Ул вакытта зуррак авылларда мондый интернатлар гадәти хәл иде. Матвеевкага килгәч, Рәисә Солтан кызы шушы интернатка тәрбияче булып урнаша. Балалар белән эшләү ошый аңа, аларның күңелен аңлап, әти-әниләре еракта булган сабыйларны үз балаларыдай тәрбияләүгә бар көчен куя. Мансур Габделбәр улын да укытучылар коллективы да, укучылар да үз итәләр, аның дәресләрен балалар һәрвакыт көтеп ала, чөнки укытучы абыйлары балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә. Ул һәрвакыт үз өстендә эшли, белемен үстерә.

Көчле, гаять белемле педагогик коллективта 10 ел хезмәт итү дәверендә яшь белгеч укытучы һәм директор урынбасары, уң кулы буларак бай тәҗрибә туплый. Бу елларда мәктәптә укытуның кабинет системасы булдырыла, уку-күрсәтү әсбаплары сатып алына, укытучыларга фатирлар төзелә. Хезмәт һәм ял лагерын, укучылар производство бригадасын булдыралар, районда һәм өлкәдә беренче позицияләрне билиләр. Киләчәктә болар һәммәсе дә Мансур Габунов җитәкләячәк Иске Кызылсу урта мәктәбендә дә тормышка ашырыла.

Матвеевка мәктәбе директоры Виктор Иванович Кочетковны олы хөрмәт белән искә алалар алар.

– Матур күңелле кеше, яхшы укытучы иде ул. Бөек Ватан сугышын узган, күпне күргән, күпне кичергән. Нәкъ менә ул мәктәпнең яңа бинасын төзетүгә, аны районда башка мәктәпләр арасында беренче урыннарга чыгаруга зур көч куйды һәм аның канат астында эшләп, күп нәрсәгә өйрәнү миңа алдагы тормышымда кирәгеп чыкты, – ди Мансур Габделбәр улы.

Сизелми дә еллар үтә. Габуновлар гаиләсе биредә төпләнеп калырга уйласалар да, 1985 елда язмышлары башкача хәл ителә. Аны район мәгариф идарәсенә чакырып алалар. Тәҗрибәсен, халык белән эшли белү һәм оештыру сәләтен исәптә тотып, Иске Кызылсу урта мәктәбен җитәкләргә тәкъдим итәләр.

– Бер яктан күңелем түрендә йөрткән туган авылыма – әти-әни, туганнар янына кайту теләге көчле булса, икенче яктан директор булуның никадәр зур җаваплылык икәнен аңлый идем, – дип сөйли педагогик хезмәт ветераны.

Авыл мәктәбенә кайтып ул җитәкче буларак җиң сызганып эшкә керешә. Зарланмый, авырсынмый, беркемнән бернәрсә көтми. Ә авыр булган мизгелләр, билгеле, күп була. Өч катлы 800 балага исәпләнгән мәһабәт бина, көчле педагогик коллектив, ярты меңгә якын укучы. Һәм боларның барысының да бер зур механизм буларак эшләвен оештыру, һәр баланың иминлеген тәэмин итү, ә иң мөһиме – илебезгә белемле, җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияләү – аның алдында торган иң зур бурыч. Әлбәттә, монда укытучының белемлелеге һәм һөнәри компетентлылыгы гына түгел, ә үз-үзен камилләштерүенә, чын педагогик эшчәнлектә үз белемен, талантын кулланып эш итә белүе ярдәм итә. Өстәвенә, ул бит әле шулай ук укытучы буларак  балаларга физика фәненнән белем бирә.

30 ел Мансур Габделбәр улы туган авылы мәктәбендә директор булып эшли. Бу елларда аның тырышлыгы белән бик күп эшләр эшләнә, мәктәп Иске Майна районында гына түгел, Ульяновск өлкәсендә дә алдынгы мәктәпләрнең берсе булуга ирешә.

Уку йортының матди-техник базасын яхшырту, укытучыларның педагогик һәм методик осталык дәрәҗәсен күтәрү, укучыларга төпле белем һәм тәрбия  бирү белән бергә аларны шәхес итеп формалаштыру буенча зур эшләр башкарыла. Мәктәптә тракторчы-машинист, тегүче–моторист һөнәрләре буенча һөнәри укыту оештырыла. Төрле техник иҗат түгәрәкләре, күп еллар рәттән хезмәт һәм ял лагере, производство бригадасы эшли. Анда укучылар ял итү белән бергә кырда эшләргә дә, терлек азыгы әзерләргә дә өлгерәләр. Кыш көннәрендә укучылардан торган производство бригадасы колхоз фермасында бозаулар карый, ә җәй көне кырда бүлеп бирелгән җир кишәрлегендә бодай, арпа чәчеп үстерә, мәктәп янындагы читлекләрдә куяннар үрчетә. Шулай ук мәктәп каршындагы бакчада да ял һәм хезмәт лагерена йөрүче укучылар кышкыга яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр.  Бүген шундый күләмле эшләр башкарылуына, балаларның хезмәт белән тәрбияләнүенә таң катырлык. Уңышлары өчен укучылар премияләр, илебезнең төрле шәһәрләренә истәлекле урыннарга путевкалар белән бүләкләнә.

– Мәктәпкә эшкә кайткач, үземне укыткан укытучыларым белән дә эшләргә туры килде. Язмышыма минем янәшәмдә һәрвакыт искиткеч кешеләр, укучыларының киләчәге өчен җан атучы чын педагоглар булганына  рәхмәтлемен. Рауза апа Хәлимова, Мария апа Сытдыйкова, Зиннәт абый Имамов, Җәүдәт абый Ахсәнов, Исхак абый Вилданов, Ахәт абый Абдрәхимов, Зөбәрҗәт апа Абдулвәлиева, Шәркыя апа һәм Наил абый Салаховлар, Гүзәл апа Галяутдинова, Алсу апа Мостафина, Гөлнур апа Сингатуллова, Сания апа Габунова, Руфия апа Вәлиуллова, Шәмсебану апа Закирова, Зәйнәп Арсланова, Миңнур Вәлиуллова, Хаҗия Насибуллина, Мөнҗия Галләмова, Хәмдия Мухаметшина һәм башка күп педагоглар (араларында күпләре мәрхүм инде) үз эшләренә бирелгән, сәләтле һәм миңа директор буларак уку-укыту, хуҗалык эшен оештыруда олы ярдәмчеләр булдылар,- ди Мансур абый Габунов.

Мәктәп коллективының горурланырлык уңышлары, казанышлары бик күп. Иске Кызылсу мәктәбе үзенең спортта җиңүләр яулап килгән укучылары, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда яулаган җиңүләре белән дә хаклы рәвештә горурлана ала. Ә иң мөһиме – Иске Кызылсу мәктәбен тәмамлаган укучыларның югары уку йортларына, техникумнарга керү имтиханнарын җиңел тапшырып, төрле сфераларда югары квалификацияле белгечләр, үз эшләренең осталары булуга ирешүе. Алар арасында укытучылар, табиблар, хәрбиләр, инженерлар, профессорлар, зур дәрәҗәдәге җитәкчеләр генә түгел, музыка, фән, мәдәният, әдәбият өлкәсендә дә зур үрләр яулаган шәхесләр бар.

Мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән бергә, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә дә, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, туган телебез – татар телен камил белүгә һәм аларны тормышка әзерләүгә дә укытучылар һәм барлык хезмәткәрләр бергәләп зур тырышлык куйдылар.

Мансур Габделбәр улы менә шушы эшчәнлекнең башында тора. Аның турында күпкырлы шәхес дип әйтергә була. Белемле, тәрбияле, һәркем белән уртак тел таба алучы ир-атта педагог кына түгел, ә бик яхшы хуҗалык итүче сәләт тә ачык күренә. Хезмәттәшләре дә гадел, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән, шуның белән беррәттән аңлаучан, ярдәм итә белүче җитәкче булуын билгелиләр. Бүген дә укучыларына, авылдашларына җитди мәсьәләләрдә, тормыш сикәлтәләрен узганда хөрмәтле остаз зирәк киңәшләре белән ярдәм итә.

Ул чорларда авылда гөрләп торган колхоз җитәкчелеге, Иске Майна районы мәгариф идарәсе һәм район хакимияте белән тыгыз элемтәләр булдырып, белем бирү учреждениесенең эшчәнлеген тәэмин итүгә зур көч куя.

Санап китсәк, тагын әллә никадәр эшләр башкарылган аның тарафыннан шушы өч дистә ел эчендә.

– Укытучы һөнәрен сайлавым һәм гомерем буе аңа тугры калуым белән бәхетлемен. Балалар күңеленә ачкыч таба алып, аларны тормыш юлында югалып калмаслык һәм лаеклы урын алырлык итеп тәрбияли, белем бирә алганмын икән, димәк, бу дөньяда педагог һәм җитәкче буларак үз миссиямне үтәгәнмен, – ди Мансур Габделбәр улы.

Көн-төн мәктәп, укучылар дип ару-талуны белми эшләгән тормыш иптәшенә нык терәк була белгән Рәисә Солтан кызы лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә озайтылган көн төркеме укытучысы, лаборант, делопроизводитель булып эшләде. Бергәләп алар зур тормыш күтәрделәр, яңа өй төзеп чыктылар, соңгы көннәренә кадәр әти-әниләрен тәрбияләп, хөрмәттә яшәттеләр. Инде Иске Кызылсуга кайткач аларның өченче балалары – көтеп алган кызлары Лилия дөньяга килде. Әти-әниләренең, ике абыйсының гына түгел, яраткан бабасының да ул кадерле шатлыгы һәм соңрак олы ярдәмчесе булды.

Бүген Габуновларның өч балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Һәркайсы белем алып, гаиләләр корып, үзләре дә балалар үстерәләр. Ялларда туган йортларына кайтып бергәләп түгәрәк табын артында очрашалар, зур эшләрне бергәләп эшлиләр алар.

Мансур Габделбәр улы белән Рәисә Солтан кызының алты оныклары – нәсел дәвамчылары үсеп килә. Эмиль белән Сәит, Азалия белән Максуд, Диана белән Даниил укуларында һәм эшләрендә яулаган уңышлары белән әти-әниләрен дә, әби-бабаларын да гел сөендереп торалар.

Лаеклы ялга чыккач та Мансур Габделбәр улы өендә утырмады әле. Җитәкче буларак күпьеллык тәҗрибәсен, халык белән эшли белү сәләтен ул өч авылны берләштергән авыллар поселениесе хакимият башлыгы буларак җитәкләүгә  юнәлдерде. Ә бүген инде хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны динебезне куәтләп, ислам дине нигезләрен тирәнрәк өйрәнүгә, мәчеткә йөреп гыйбадәт кылуга өстенлек бирә.

Гомерен балаларга, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә, кеше итүгә багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган көчле рухлы укытучы, остаз, җитәкче Мансур Габделбәр улына әлеге язма барлык укучылары, коллегалары, авылдашлары исеменнән гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее алдыннан олы бүләк булсын иде.

Сабира АБИТОВА,

Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*