ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә яшь талантларның беренче күргәзмәсе ачылды
Төмәндә яшь талантларның беренче күргәзмәсе ачылды

Төмәндә яшь талантларның беренче күргәзмәсе ачылды

«Орфей» мәдәният йортында «Төсле палитра», «Әбием сандыгы» һәм «Коллаж» түгәрәкләренең иҗади эшләреннән беренче күргәзмә ачылды. Бу вакыйга балалар иҗатының һәм халык традицияләренең көченә ышанучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Иркен зал якты төсләр һәм балалар елмаюының җылысы белән тулды. Биредә, язгы бакчадай, А3 форматындагы рәсемнәр чәчәк атты — яшь рәссамнар өчен бу инде гади альбом бите генә түгел, ә төсләр ышанычлы ята һәм детальләр терелә торган чын картина. Яннарында — гаҗәеп кул эшләнмәләре: бәхетнең кечкенә агачларыдай топиарийлар, куллар җылысын саклаучы май чабу курчаклары (масленичные куколки), баудан атлар, аппликацияләр һәм бизәлгән пасха йомыркалары. Һәрбер эштә – сәгатьләр буе тырыш хезмәт, сабырлык һәм чын күңелдән иҗат итәргә теләк.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Төмән дәүләт университетын тәмамлаган, клуб формированиеләре җитәкчесе һәм «Региональ декоратив сәнгать буларак колористик белемнәрне формалаштыру чарасы» диплом эше (фәнни җитәкчесе — Ольга Бакиева) авторы Сабина Афлитунова мөрәҗәгать итте: «Исәнмесез, кадерле әти-әниләр, балалар һәм кунаклар! Мин сезнең килүегезгә бик шат. Бүген без «Яз ишек кага» түгәрәгенең беренче күргәзмәсен ачабыз. Чөнки биредәге һәр эш — беренче җылы көн кебек. Карагыз әле, сез никадәр эш башкаргансыз! Монда рәсем түгәрәгендәге балаларның рәсемнәре дә, декоратив-гамәли иҗат түгәрәгендәге балаларның эшләре дә бар… Мин биредәге һәр эш өчен рәхмәт әйтергә телим. Биредәге һәр нәрсә — хезмәт, сабырлык һәм иҗат итәргә теләү нәтиҗәсе».

Рәхмәт хатларын тапшыру тантананың аерым мизгеле булды. Сабина Сәгыйть кызы стеналарны бизи торган эшләрне генә түгел, ә күптән түгел генә түгәрәкләргә килгән яңа балаларны да билгеләп үтте. Алар өчен хатлар бераз соңрак әзер булачак, ләкин бүген үк алкышлар һәм хуплау яңгырады — чөнки иң мөһиме — нәтиҗә түгел, ә омтылыш һәм тырышлык.

Иҗади коллективның киләчәккә планнары зурдан. Яшь осталарны яңа горизонтлар көтә: рәсем ясау техникасын катлауландыру (гуашь урынына акварель һәм пастель), күләмле уенчыклар һәм балчык белән эшләүне үзләштерү. Ә җәй көне — көтеп алынган пленэрлар: ачык һавада рәсем ясау, кояш нурларын һәм табигатьнең тере күләгәләрен тоту.

Күргәзмә — ул күнекмәләрне күрсәтү генә түгел. Бу — балаларның, аларның әти-әниләренең һәм педагогларның куллары белән тудырылган вакыйга. Бу могҗизадан һәрбер килгән кунак ләззәт алды. Биредә һәркем үзе өчен ниндидер үзенчәлекле нәрсәне табачак, чөнки һәр эштә балалар күңеленең һәм язгы җылылыкның бер өлеше яши.

Күргәзмә барлык теләүчеләр өчен ачык! Якты төсләр һәм ихлас иҗат дөньясына чуму мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*