tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак күңелле ак бабай иде ул
Ак күңелле ак бабай иде ул

Ак күңелле ак бабай иде ул

Кызганыч ки, мин бабайларымны күрү бәхетенә ирешмәдем. Әтиемнең дә, әниемнең дә аталары мин туганчы вафат булганнар. Әгәр дә бүген миннән: “Бабаңның нинди булуын теләр идең?” – дип сорасалар: “Харис абый Гыйниятуллин кебек”, — дип җавап бирер идем. Ник дисәгез, ул ир-атларда булырга тиешле барлык күркәм сыйфатларны үзенә туплаган кеше иде.

Харис бабайның якты дөнья белән хушлашуына өч ел узды инде, әмма күпләр бүгенге көндә дә аны зур хөрмәт, мактау һәм бары тик җылы сүзләр белән бик еш искә алалар. Быел 23 июньдә аңа 95 яшь тулган булыр иде…

Хафиз улы Харис Гыйниятуллин – Самарның Җәмигъ мәчетен төзүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе, олыгайган көннәрендә биредә күп еллар казначей вазифаларын башкарды, мөтәвәллият эшләрендә актив катнашты, гыйбадәтханә проблемалары эчендә кайнады.

9

Миңа да бу ихтирамлы кеше белән таныш булу бәхете тиде. Ул вакытта мин, педагогика көллиятен тәмамлап, Җәмигъ мәчетендә урнашкан “Азан” газетасында эшли башладым. Нәкъ шул чакларда Харис абый белән вакыт-вакыт аралашырга насыйп булган иде дә инде. Тышкы кыяфәтеннән бик җитди, таләпчән булып күренгән милләттәшебез чынында исә гади, рәхимле, ачык, шаян иде. Дәртле йөрәкле, көчле беләкле, нечкә күңелле, дип тасвирлар идем мин аны.

Харис әфәнде Татарстанның Әлки районындагы Ташбилге авылында туа. Аларның гаиләсен инкыйлаб (революция), гражданнар сугышы, коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы җилләре Советлар Союзының әле бер, әле икенче почмагына илтеп ташлый.

Гыйниятуллиннар Урта Азиядә яшәгән вакытта Харис җитлеккән егет була инде. Ул анда озак тора алмый. Әти-әнисен, өч энесен калдырып, Куйбышевка килеп урнаша. Борһан исемле туганнары аны сәдәф һәм тарак ясау артеленә урнаштыра. Шулай әкрен генә тормыш җайлана бара. Тора-бара Харис Хәлимә исемле кыз белән таныша. Бераз очрашып йөргәч, алар өйләнешәләр.

Хатынының әтисе, яшьләр рәхәтләнеп аерым яшәсеннәр дип, алар өчен үзенең өенә янкорма итеп бер бүлмә төзеп бирә. Харисның Үзбәкстаннан кайткан әти-әнисе һәм энеләре дә беренче мәлләрдә шушында урнашалар, ә инде соңрак үзләренә йорт сатып алалар.

Харисның артельдәге хезмәте уңышлы гына бара. Авторучкалар җитештерүне үзләштерер өчен, аны Мәскәүгә җибәрәләр. Аннан осталык туплап кайткан милләттәшебез Самарда авторучкалар ясау эшен башлап җибәрүгә күп көч куя һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Бу арада шәхси тормышында да уңай үзгәрешләр күзәтелә. Гыйниятуллиннарга йорт салыр өчен җир бүлеп бирәләр. Балта осталары булган әтисе һәм каенатасы менә дигән өй җиткерәләр. Харис та читтә калмый, билгеле, алардан күп нәрсәгә өйрәнә, ә соңрак үз куллары белән янкорма да ясап куя.

Артельдән киткәч, товар белгече, тәэмин итү бүлеге башлыгы, кладовщик булып та, автомәйданчыкта (стоянка) да эшли Харис абый.

Гыйниятуллиннар 67 ел бергә гомер итәләр. Хәлимә ханым 2020 елда, 91 яшендә, вафат була. Өч балалары да, әти-әниләренең үгет-нәсыйхәтләрен күңелләренә сеңдереп, алар күрсәтеп калдырган туры юлдан атлап, хөрмәтле кешеләр булып гомер кичерәләр.

4

Олы кызлары Әлфия — музыка укытучысы, талантлы пианистка, Самар татарлары арасында танылган шәхес. 20 елдан артык ул шәһәребезнең “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә инструменталь төркем, хор җитәкчесе булган. Ә бүгенге көндә, “Мөнәҗәт Нур” төркемен оештырып, малайларга мөнәҗәтләр, татар халык җырларын башкару серләрен өйрәтә.

Кызлары Зөһрә, төзү техникумында “Автомобиль юлларын проектлау” белгечлеге буенча белем алып, архитектура бюросында смета бүлегендә эшләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

Уллары Таһир – оста моторчы, аның алтын куллары машиналарга җан кертә.

Гыйниятуллиннар балаларын милли традицияләрдә тәрбияләгәннәр, күңелләренә дини орлыклар салганнар. Саф ана телендә сөйләшеп, Ислам юлыннан тайпылмыйча, татар булулары белән горурланып гомер итәләр алар.

Харис ага белән Хәлимә ханым үзләреннән соң зур нәсел калдырганнар. Оныклары Фәрхат, Кадрия, Алсу, Равил, Азат, Сабир әби-бабаларының лаеклы дәвамчылары булып яшиләр. Туруннары (правнуки) – 15 яшьлек Кәрим, 13 яшьлек Рәмир дә тәртипле, өметле егетләр булып җитлегеп киләләр.

Гаилә турында сүз чыккач, бер күренешне билгеләп үтмичә кала алмыйм. Балалары һәм оныклары Харис абый белән Хәлимә апага шулкадәр назлы, җылы, игътибарлы, кайгыртучан, ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтеп, үзләрен өзелеп яратып, тәрбияләп яшәделәр ки, исләрең китәр! Һәм хәзер дә, инде икесе дә якты дөньяда булмаса да, әти-әниләренең, әби-бабаларының исемнәрен телдән төшермиләр, аларның күркәм сыйфатлары турында сокланып, сагынып бик еш сөйлиләр. Төрле елларда Харис бабай турында язып чыккан җирле татар газеталарын да, ата-аналарының фотосурәтләрен дә бик кадерләп саклыйлар алар.

Гыйниятуллин әле совет власте елларында ук җирле мөселманнар тормышында актив катнаша. Ә аның җәмәгать эшендәге иң зур казанышы — Самар Җәмигъ мәчете. Ул төзелешне төрле материаллар, җиһазлар белән тәэмин итүгә зур көч куя. “Харис бабай өр-яңа “Нива” автомобилен гыйбадәтханә мәшәкатьләрен башкарып туздырды”, — дия торган булганнар якташыбыз турында.

7

8

“Төзелешнең генераль подрядчысы Вазыйх Мөхәммәтшин, мәчет салырга ярдәм сорап, төрле оешмаларга шалтырата иде. Бәхетебезгә, күпләр булышлык күрсәтте. Ә мин машинамда алар биргән акчаларны җыеп йөрдем”, — дип исенә төшерә иде Харис ага.

Әлбәттә инде, мондый эшне башкарыр өчен, кешеләр белән тиешлечә сөйләшә, уртак тел таба, үзләрен үгетли белергә дә кирәк, әдәплелек, рухи ныклык, җаваплылык, сабырлык та таләп ителә. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә Харис абыйга шушы сыйфатларны мул итеп биргән. Вакытын, көчен кызганмыйча, мәчет булсын, дип, җан фәрман тырышкан милләттәшебез яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Казначей булып эшләгәндә дә акчаларның тиененә кадәр хисап тоткан Гыйниятуллинның хуҗалыгында һәрвакыт идеаль тәртип хөкем сөрә.

Йөзеннән иман нуры балкыган Харис әфәнде чын мөэмин булып яшәде. Динилек аның күңеленә генә түгел, ә канына сеңгән булган.

“Динле тормыш бәрәкәтлерәк, шатлыклырак һәм мәгънәлерәк”, — дия торган иде ак бабай.

Гарәп графикасын үзләштереп, Коръән укырга да өйрәнә ул, ә 1998 елда хаҗ кыла.

Милләттәшебезнең тәҗрибәсе, фикер байлыгы, ихластан динебез Исламны олылап яшәве сокланырлык булды. Таза гәүдәле, җитез хәрәкәтле, үткен карашлы Харис бабайдан тормышка мәхәббәт, яшәү дәрте бөркелеп тора иде. Ышанычлы, булдыклы, намуслы, сүзләрен эш белән раслый торган, гадел, хезмәт сөючән, тырышып-тырмашып дөнья көткән, барысына да үз көче белән ирешкән, хәләл тормыш рәвеше алып барган Харис Гыйниятуллин, һичшиксез, үрнәккә куярлык шәхес!

Аны бик яхшы белгән кешеләр ак күңелле ак бабайны түбәндәге сүзләр белән искә алалар.

Самарның Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев:

“Яшь арабыз шактый булса да, без Харис бабай белән бик дус идек. Шәкертләрне, безне — яшь муллаларны — бик ярата, ихтирам итә, булышлык күрсәтә иде ул. Минем шушы вазифама җитүемдә, уңышларымда аның да өлеше бар. Миңа Харис аганың күп акыллы киңәшләрен тормышка ашырырга насыйп булды, әлхәмдүлилләһ. Аңа бик рәхмәтлемен.

Олы йөрәкле Харис әфәнде, мал-мөлкәтен, вакытын, көчен, исәнлеген кызганмыйча, дин, милләт өчен янып яшәде.

Һәрвакыт гыйлемгә омтылды ул. Мин аларга берникадәр вакыт дини дәресләр бирдем. Харис абый, олы яшендә булуга карамастан, тырышып белем алды. Укудагы кимчелекләр турында әйткәндә беркайчан каршы килмәде, үпкәләмәде, киресенчә, өйрәткән өчен рәхмәтен белдерде. Мактагач исә, балаларча сөенә иде.

Бала-оныкларын да дин нигезендә тәрбияләгән ул. Бәхетле бабай иде, дип әйтер идем мин, чөнки ул-кызлары – бик тәртипле кешеләр.

Харис бабай позитив, елмаючан, беркайчан тавышын күтәрмәс, барысын да ипләп кенә аңлатыр иде.

Ул беркайчан да вакытын юкка үткәрмәде, гел Коръән укыды, гел дин гамәлендә булды.

Харис аганы һәм аныңдай күркәм бабайларны сагынабыз, юксынабыз…”

Өлкә “Сәлам” газетасының җаваплы сәркатибе Шамил Баһаутдин:

“Харис ага Самар шәһәрендә олуг дәрәҗәгә ирешкән татар карты, милләтебезнең гыйззәтле бабае иде! Сабыр, тыныч холыклы, салмак, төпле фикерле, сүзен үлчәп сөйли торган, уңган, тирән акыл иясе. Беркайчан бәхәскә кермәс, әмма әңгәмәдәшенә саллы фикерен җиткерер иде.
Харис бабай – намуслы хезмәттән тәм табып гомер иткән ир. Байлыкны тудыра да, аны саклый да белде.

Калебе иман байлыгы белән тулы икәне йөзенә һәм күзләренә чыккан иде. Динебез Ислам үсешенә зур өлеш кертте. Аллаһы Тәгалә кушканча, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтеп калдырганча яшәде, күркәм холыклы булды. Ниятләре изге булганга, гамәлләре дә сокланырлык иде.

Хәләл җефете Хәлимә белән татулыкта көн күреп, үрнәк күрсәтеп гомер иттеләр. Харис аганың өстенлеге шунда ки, ул үзендәге барлык уңай сыйфатларны балаларына да тапшыра алган”.

Самарның “Нур” мәдрәсәсе ашханәсе мөдире Гөлфия Яһудина:

“Мин Харис бабайның тирән акылына, җыйнаклыгына соклана идем. Бик намуслы, әдәпле, миһербанлы, ачык иде ул.

Хатыны, бала-оныклары өчен өзелеп торды. Аның кебек гаилә җанлы ир-атлар күбрәк булсын иде!

Ул мәчеттә бик җаваплы эш башкарды. Картайган көннәрендә дә зиһене саф, гәүдәсе төз, көч-дәрте сүрелмәгән, күзләрендә нур сүнмәгән, әле яшьләр көнләшерлек иде!

Харис абый кешенең хәленә керә, тиешле сүзләрен таба, юата белде. Ирем үлгәч, ул миңа рухи яктан бик булышты. Мин аны еш сагынып искә алам”.

Шәһәребезнең Җәмигъ мәчете коменданты Рәшит Кәримов:

“Харис ага бик яхшы, тәртипле кеше иде. Мәчет бабайлары белән дә дус, хәзрәтләребез белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, беркайчан берсенә авыр сүз әйтмәде, беркем белән дә ачуланышмады.

Җәмигъ мәчетен төзүдә актив катнашып, аннан соң биредә хезмәт куйды һәм, эштән киткәч тә, гыйбадәтханәгә юлны өзмәде. Намазларга, Коръән укырга килеп йөрде. Ә инде картаеп, сәламәтлеге какшагач, гыйбадәтләрен өендә кылды. Мин, аның хәлләрен белергә дип, еш кына аларга кунакка бара идем.

Үрнәккә куярлык, чын мәгънәсендә ак күңелле Харис бабабызның рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын”.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

Чыганак: «Самар татарлары» журналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*