Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды
«Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды

«Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды

4 сентябрь көнне «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасының «Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йорты китапханәсендә ТР Язучылар берлеге белән берлектә узды. Биредә җиңүчеләрне диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бәйге 2024 елның 1 апреленнән 1 июльгә кадәр барды. Биредә Татарстан Республикасы 15 үзәк китапханә системасы (Аксубай, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Түбән Кама) катнашты.

Чарада Татарстан Язучылар берлегенең рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады.

– Бүген татар мәдәнияты бәйрәме. Биредәге китаплардан, диварлардан җылылык бөркелеп тора. Рухият фондына бик зур рәхмәт! Нәшрият соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты белән ярышырлык дәрәҗәдә. Монда диапозон киң, ләкин критерий бер генә – әсәр сыйфатлы булырга тиеш. Шуңа күрә язучы өчен «Рухият» нәшриятында басылу – зур горурлык, – диде ул, җиңүчеләрне котлап.

Бәйгедә 1997 елдан 2023 елга кадәр «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» программасында басылган татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендәге 240 китап катнашты, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 июленә кадәр китапларның укылышы каралды.

Конкурс комиссиясе составына «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» хәйрия фонды нәшрият эшчәнлеге буенча эксперт комиссиясе вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр һәм ТР җәмәгать эшлеклеләре кергән.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*