tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов вафат
Фотоны Илгиз Халиков тәкъдим итте
Фотоны Илгиз Халиков тәкъдим итте

Әдәбият галиме Марсель Әхмәтҗанов вафат

Бүген филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Марсель Әхмәтҗанов (1939–2025) вафат булган.

«Әле генә җеназа намазын укып, Арча районына озаттык. Арча районы Кенәр авылында җирләнәчәк. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар. Танылган галим һәм үз эшенең остасы булган Марсель Әхмәтҗанов турында якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», – дип хәбәр итә институтның директоры Илгиз Халиков.

  • Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов – 1939 елда туа. 1943 елда Әхмәтҗановлар гаиләсе Яңа Кенәр авылына (Арча районына) күчеп килә. 1957 елда Казанга килә һәм Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында укый, ә 1963 елны, Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә.
  • 1972 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Монда татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема буенча диссертация яклый. Татар әдәбияты текстологиясе, археография, әдәбият белеме буенча хезмәтләре белән таныла. 100дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013). Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 700дән артык татар авылында булып өлгерә.
  • Кандидатлык хезмәт темасы: «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» (1981). Докторлык хезмәте: «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» (1998). Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара.

Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*