tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” фестивале
“Бәхетле балачак” фестивале

“Бәхетле балачак” фестивале

Балаларның талантын ачыклауга нигезләнгән «Бәхетле балачак» иҗади фестиваль 13 апрель көнне Мәскәү татар мәдәни үзәгендә зур колач җәеп узды.

Башкала татарлары автономиясе ярдәме белән оештырылган бәйгенең төп максаты – татар милләтеннән булган сәләтле балаларны бергә җыю, алар өчен мастер-класслар уздыру, һәрберсенә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирү.

Балаларның чыгышларыннан төзелгән мавыктыргыч-танып белү һәм музыкаль-иҗади программаны тамашачылар хөрмәтенә оештыручы-режиссерлар Илмира Галимова, Зөлфия Хәсьянова, Надия Яваева һәм Илдар Шиһаповлар җиренә җиткереп әзерләде.

Шунысы куанычлы, бу көнне сәхнәгә үзәк каршында шөгыльләнүче Мәскәү балалары белән беррәттә, илебезнең башка төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән килгән сәләтле балалар да чыкты. Нижгар данын Мәдәнә һәм Мөтеравылның яшь үзешчәннәре лаеклы яклады.

Ерак араларны якын итеп килгән, Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек  тапкан барлык катнашучыларга зур рәхмәт! Ирешелгән уңышларда тукталып калмавыгызны һәм иҗатта яңа үрләр яулауыгызны теләп калам.

Кадерле балалар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз, ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү – безнең изге бурыч. Шуны истә тотып, Аллаһы боерса, быел Мәдәнәдә төбәкара балалар сабан туе оештыру нияте бар. Билгеле, бу хакта сөйләргә бераз иртәрәк, әмма ләкин положениесе әзер булгач, бу хакта кичектерми «Туган як» газетасы битләрендә белгертербез.

Рафек ВӘЛИТОВ

Мәскәү-Мәдәнә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*