tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәм якшәмбе: тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз
Бердәм якшәмбе: тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз

Бердәм якшәмбе: тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз

«Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдалану мөмкинлегенең соңгы көне, алты экстерриториаль сайлау участогы һәм волонтерлар ярдәме. Хөкүмәт йортында узган брифингта елның төп сәяси вакыйгасына әзерлек турында сөйләделәр. 14 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә Татарстан Рәисен сайлаячакбыз. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев быелгы кампаниянең үзенчәлеген дә ассызыклады. – Тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз, – диде ул. – Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) кандидат итеп теркәде. Моннан тыш, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узачак. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, 14 сентябрьдә илдәге 89 төбәкнең 81 ендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар узачак. «Шул исәптән, 20 губернатор һәм Россиянең 11 субъектында яңа чакырылыш Закон чыгару җыены, 25 шәһәрдә административ үзәк органнары сайланачак», – диде ул. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә булачак сайлауга бәйле 500 ләп шалтырату кабул иткәннәр. Аларның 70 проценты тирәсе «Мобиль сайлаучы» хезмәтенә бәйле. Сүз уңаеннан, теркәлү урыныннан читтә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә торган (муниципаль сайлаулардан тыш. – Ред.) әлеге хезмәт 30 июльдә эшли башлады һәм 10 сентябрьгә кадәр гамәлдә. 9 сентябрь иртәсенә алынган саннардан күренгәнчә, Татарстанда 30 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдаланган. Быелгы сайлау кампаниясе кысасындагы яңа проект – тавыш бирү барышында өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм итү өчен «Сайлау участогында волонтер» хезмәтенә дә ихтыяҗ зур булып чыккан. Бу хакта Андрей Кондратьев әйтте. «Кешеләр шул хакта сорап мөрәҗәгать итә, димәк, ул уңайлы», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. Инде хәбәр иткәнебезчә, сайлау участогындагы волонтерлар аз хәрәкәтләнүче кешеләргә кабинкаларга кадәр барып җитәргә ярдәм итәчәк, юл күрсәтәчәк һәм башка мәсьәләләрдә булышачак. – Быел тәүге тапкыр сайлау көнне экстерриториаль сайлау участоклары эшләячәк, – диде Андрей Кондратьев. – Аларның берсе Мәскәүдә ачылачак. Ягъни бу көнне эш яки башка сәбәпләр белән ил башкаласында булучылар Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогында тавыш бирә алачак. Шундый ук мөмкинлек СВОдагы хәрбиләргә дә тудырылачак. Өстәмә биш экстерриториаль участокның икесе – Луганск Халык Республикасында, икесе – Донецк Халык Республикасында, берсе Херсон өлкәсендә оештырылачак. Биредә алдан тавыш биреп булачак. Бу Татарстаннан киткән хәрбиләр куркынычсыз шартларда сайлауда катнашсын өчен эшләнә. Ватаныбызны саклаучы геройларның сайлау хокукы тәэмин ителгән булырга тиеш. Сәламәтлеге какшау яки башка нигезле сәбәпләр аркасында 14 сентябрь көнне сайлау участогына килә алмаучылар исә үз тавышын өйдән бирә алачак. Моның өчен «Госуслуги» порталы аша яисә турыдан-туры участок комиссиясенә хәбәр итеп, тавыш бирү көнне 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча гариза тапшырырга кирәк. «Тагын бер кат искәртәм, моның өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Сайлау участогына кадәр барып җитәргә иренәсез икән, без андыйларның өенә килмибез, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. – Иң мөһиме – сайлауның законлы һәм ачыктан-ачык булуын тәэмин итү». Сан 2025 елның 1 июленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 2 923 096 кеше сайлау хокукына ия. Шул исәптән 40 меңгә якыны тәүге тапкыр тавыш бирәчәк. Бердәм сайлау көнне республикада 2752 сайлау участогы ачылачак. Аларның 42 се сайлаучылар вакытлыча булган урыннарда эшләячәк. Республикада сайлауны 16 меңгә якын күзәтүче контрольдә тотачак дип фаразлана. Барлык сайлау участокларының 98 процентында видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка 2,1 меңнән артык резерв сайлау участогы әзерләгәннәр.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*