Татар телен популярлаштыру һәм яклау кысаларында 2025 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә, Екатеринбург шәһәренең «Каюм Насыйри институты» фәнни-мәгариф үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Татарча Диктант 2025»белем бирү акциясе узды. Әлеге чара барлык теләүчеләрне туган телне өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акциядә Ревда, Серов, Березовск, Югары Пышма, Косулино, Екатеринбург шәһәрләреннән кешеләр катнашты.
Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды. Текстны татар теле укытучысы Имадиева Алинә Дамировна укыды.
Диктант текстының авторы-легендар татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, без аның 200 еллык юбилеен быел билгеләп үтәбез.
Әлеге акциядә катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!