2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Д.Ф. Заһидуллина бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.
Заһидуллина Дания Фатыйх кызы 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Белеме
- 1986 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, шунда ук аспирантура үтә һәм 1993 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
- 2001 елда “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)” белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый.
Хезмәт эшчәнлеге
- 1986 елда университетны тәмамлагач Балтач районынының Түнтәр авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта.
- 1989 елда Казан мәктәбендә укытучы булып эшли.
- 1989 нчы елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында лаборант.
- 1992 елдан – Казан дәүләт университеты укытучысы.
- 2007 елдан – ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы.
- 2011 елдан – Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.
- 2016-2023 елларда ТР Фәннәр академиясе вице-президенты.
Д.Ф. Заһидуллина – 200дән артык басма хезмәтләр авторы, алардан 13е – укыту-методик һәм 98е мәктәптә һәм югары уку йортларында уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган фәнни хезмәт. Аның фәнни җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.
Бүләкләре
- Д.Заһидуллина ТР Язучылар берлегенең И.Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белем өлкәсендә Җ.Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.
Элемтә өчен
- Тел.: +7 (843) 292-0688
- E-mail: daniafz@antat.ru