2022 елның 30 июль-2 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIIIсъезды узды. Съездның пленар утырышында Д.Ф. Заһидуллина бертавыштан яңа срокка Милли Шура рәисенең урынбасары итеп сайланды.
Заһидуллина Дания Фатыйх кызы 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор.
Белеме
- 1986 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, шунда ук аспирантура үтә һәм 1993 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
- 2001 елда “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)” белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый.
Хезмәт эшчәнлеге
1986 елда университетны тәмамлагач Балтач районынының Түнтәр авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта.
1989 елда Казан мәктәбендә укытучы булып эшли.
1989 нчы елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында лаборант.
1992 елдан – Казан дәүләт университеты укытучысы.
2007 елда Дания Заһидуллина ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, һәм 2011 елда Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы булып сайлана.
Д.Ф. Заһидуллина – 200дән артык басма хезмәтләр авторы, алардан 13е – укыту-методик һәм 98е мәктәптә һәм югары уку йортларында уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган фәнни хезмәт. Аның фәнни җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 9 кандидатлык диссертациясе якланган.
Бүләкләре
- Д.Заһидуллина ТР Язучылар берлегенең И.Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белем өлкәсендә Җ.Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.
Элемтә өчен
Тел.: +7 (843) 292-0688
E-mail: [email protected]