10 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районыннан килгән «Эстәрле» татар халык театры артистлары белән очрашу булып узды.
Дәвам »Архив модератора: Булат Ибрагимов
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесеннән фоторепортаж
28 октябрьдә VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез
Дәвам »
Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсен кунак иттеләр
Бу көннәрдә Кукмарада “Ак калфак” чакыруы буенча Австралиядә яшәүче татарлар Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсе булып китте.
Дәвам »
Рәшит Сәнҗәповка “Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз.
Дәвам »
Гарифҗан Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды
Балтач районы Мәдәният йортында шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилярга татар конгрессының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров җиткерде
Дәвам »
Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак
18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.
Дәвам »
Ринат Закиров Австралия татарлары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Австралиядән килгән милләттәшләребез Зыя Маски һәм Айшә Маски белән очрашты
Дәвам »
Шамил Бикмаевка 75 яшь
Хөрмәтле Шамил Зәкәрия улы! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне күркәм юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлый.
Дәвам »
Кайгы уртаклашу
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бөтен гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган, татар иҗтимагый фикерен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес Мәсгуд Вахит улы Гаратуевның вафат булуы сәбәпле, гаиләсенең, туганнары, якыннарының, татар халкының тирән кайгысын уртаклаша.
Дәвам »
Кайгы уртаклашу
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Усман улы Ляпинның җәмәгате Мәстүрә Билал кызы вафат булу кайгысын уртаклаша
Дәвам »