tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 151)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе

4 апрельдә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе эшләде. Чараны Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды.

Дәвам »

Кыргызстанның “Сарман” ансамбленә 25 ел

23 апрель көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Кыргызстан Республикасының “Туган тел” татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан оештырылган зур концерт узды. Сезнең хозурыгызга әлеге бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Дәвам »

92нче яшендә Рәшидә абыстай Исхакыйның гомере өзелде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмәнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!

Дәвам »

«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

16 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә май аенда узачак «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына кагылышлы сораулар каралды.

Дәвам »

“Шигырь һәм җыр бәйрәме”

“Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме” дип исемләнгән гүзәл чара узды. Сезнең хозурыгызга әлеге үзенчәлекле бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Әзербайҗан телендә «Яңа татар поэзиясе антологиясе» дөнья күрде

Әлеге җыентыкта 23 яшь татар шагыйренең иҗаты урын алды. Әлеге исемлектә: Рифат Сәлах, Ләйсән Солтанова, Айдар Җамал, Гөлназ Вәлиева, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резидә Зәйниева, Рүзәл Әхмәдиев, Фәнил Гыйләҗев, Ильмира Камаева, Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Эльнар Байназаров, Луиза Янсуар, Дания Нәгыймуллина, Лилия Гыйбадуллина, Лениза Вәлиева, Йолдыз Миңнуллина, Алсу Нургатина, Эльвира Һадиева, Алена Кәримова, Гөлназ Газизова, Фидаил Мәҗитов

Дәвам »

“Сандугач”ның нәтиҗә концерты Нәүрүзгә багышланды

Сургут шәhәренең татар милли мәдәни мөхтәрияте нигезендә күп еллар инде "Сандугач" вокал-хореографик ансамбле эшләп килә. Алар шәhәребездә яшәүче милләттәшләребезне үзләренең күркәм чаралары белән гел шатландырып торалар.

Дәвам »