tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 150)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Дамир Гыйсметдинов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Гыйсметдинов Дамир Минсәгыйрь улына әлеге медальне ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров тапшырды

Дәвам »

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

16 июнь көнне ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда алдагы дүрт елга яңа рәис сайланды. Бу вазифаны 2016-2020 нче елларда Данил Салихов башкарачак. Тавыш биргән 231 кешенең 132 се аны сайлаган.

Дәвам »

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе -Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә

4 июнь көнне Иске Кулаткыда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. 6 км. периметрга җәелгән Сабантуй мәйданында үзенең мәчетләре, өйләре, ишегаллары, мөнбәрләре белән зур бер шәһәр барлыкка килгән иде. Сабантуй бәйрәмендә 30 меңнән артык кеше катнашты.

Дәвам »

Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәхмәте

Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетына Чиләбе өлкә татар Конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова исеменнән рәхмәт хаты килде. Муса Җәлилнең 110-еллык юбилеена багышланган региональ конкурста җиңгән балаларны Казан шәһәренә алып баруны оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ихластан Чиләбе өлкә татар Конгрессы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерәләр!

Дәвам »

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе

Секцияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм Россия Ислам институты ректоры, БТК каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйкъ Мөхәммәтшин алып бардылар.

Дәвам »

Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумына багышланган пресс-конференция узды

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе - Ринат Зиннур улы Закиров, Россия ислам университеты ректоры - Рафик Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары - Марс Рифкать улы Тукаев чыгыш ясадылар.

Дәвам »

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумы (пресс-релиз)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумын үткәрә.

Дәвам »

“Башваткыч”та Татар конгрессы

2 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар

Дәвам »

Казакъстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы узды

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә урнашкан Семей (Җидепулат) шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Булачак һәйкәлгә таш салу тантанасы 20 сентябрьдә узган иде. Татар халкы һәм әдәбият сөючеләр өчен әлеге гүзәл вакыйга олуг бәйрәмгә тиң.

Дәвам »