tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале татар фильмнарына бай булачак
Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале татар фильмнарына бай булачак

Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале татар фильмнарына бай булачак

Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак  XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә яңа конкурс кертелде. “Милли кино секциясе” дип аталган конкурста республикада әзерләнгән яки Татарстан  турында булган  картиналар бәяләнәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале һәм “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова, ХIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры Альбина  Нәфыйгова катнашты.

“Милли кино секциясе”ндә дүрт номинация буенча җиңүчеләр билгеләнә, – ди Айрат Сибагатуллин. – Монда төрле формат, хронометраж һәм жанрда төшерелгән 10 фильм керде. Әлеге секция буенча җиңүчеләргә 100 меңнән алып 300 меңгә кадәр акчалата приз да каралган. Шулай ук җиңүчеләр фестивальнең лауреат исеменә дә лаек булачак”.

Исегезгә төшереп узабыз, быел фестивальдә катнашу өчен 61 илдән 782 гариза килгән. Бәйге шорт-листына 27 илдән (Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Бангладеш, Бельгия, Венгрия, Дания, Мисыр, Һиндстан, Иран, Италия, Казакстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Мальта, Марокко, Непал, Нигер, Россия, США, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Швеция, Эстония) 60 фильм кергән. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер, сценарист Николай Досталь җитәкли. Фестиваль барышында “Время кино” Бөтенроссия белем бирү форумы да узачак. Билгеле булганча, кинофорум Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм “Россия – ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме белән хезмәттәшлектә (партнерлыкта) оештырыла.

“ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, республикада кино сәнгате өчен мөһим чор бара. “Кино сыйфат ягыннан да, күләм ягыннан да яхшы якка үзгәрә. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ел саен Татарстан фильмнарын тәкъдим итә, бу үз нәтиҗәсен дә бирә. Хәзер без, халыкара аренада лаеклы көндәшлек күрсәтү өчен, фестиваль лабораториясен булдырабыз. Акчалата бүләк югарырак дәрәҗәдә милли кино төшерергә стимул булачак. Читтән килгән катнашучылар Татарстан проектында катнашкан очракта гына номинациягә эләгә. Бу алым республикадагы кинопродакшнга сәләтле профессионалларны җәлеп итәчәк”, – ди Айтуганова.

М. Айтуганова “Милли кино секциясе”ндә күрсәтеләчәк  фильмнар исемелеген дә санап чыкты.

Болар – “Тапшырылмаган хатлар”, “Айсылу. Фильм”, “Стрела наследия”, “Наҗибә” , “Блудный сын”, “Җәннәт”, “Хәлимә”, “Диагноз”, “Время последних романтиков”, “Хабиб Аллах Мухаммед. Пророчество и родословная”.

Исегезгә төшерәбез, быел мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 13 фильм катнашачак. Алда саналган “Милли секция”дән тыш, башка номинацияләрдә: “Кыска метражлы нәфис фильм” да И.Рахимбайның «Представь» фильмы, “Кыска метражлы документаль фильм»да Р..Хәбибуллинның “Велохадж” фильм) һәм “Яшь Россия” дә Б.Батуллинның “Сокращение” фильмы тәкъдим ителәчәк.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*