tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 153)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Урмайда “Сыналганннар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе узды

25 февраль көнне Чувашия Республикасының Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессының идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең “Сыналганннар сынатмый” исемле китабын укучыларга тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Дәвам »

Казан-Кырым-Волгоград

Казан шәһәренең Республика милли китапханәсендә И. Гаспарлы исемендәге Кырым-татар милли китапханәсе инициативасы белән оештырылган скайп элемтә узды. Скайп-элемтәгә Волгоград шәһәреннән татар милли үзәге әгъзалары да кушылды.

Дәвам »

Мәмдәлдә очрашу узды

Биектау районының Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми  белем  бирү мәктәбендә очрашу узды. Ул 30 ел шушы мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укытучы Фирая Абдуллинаның “Гомерем мизгелләре” дигән беренче шигырь җыентыгын тәкъдим итүгә багышланган иде

Дәвам »

Кемерово өлкәсендә мөхтәрият төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды

20-21 февраль көннәрендә Прокопьевск һәм Кемерово шәһәрләрендә Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни мөхтәрияте төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация катнашты

Дәвам »

Онытырга хакыбыз юк

Бүген 19 февральдә исә – фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алу көне. Чөнки моннан 76 ел элек, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга берничә генә ай кала, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек талантлы шагыйрь, бик күп поэмалар авторы Фатих Кәрим дошман пулясыннан вафат була.

Дәвам »

Шәмсия Җиһангирова: “Гомерләр үтмәгән”

18 февральдә Казандагы Татарстан Милли музее әдәби салонында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангированың 65 яшьлегенә багышлап, “Гомерләр үтмәгән” исемле кичә узды. Сезнең хозурыгызга әлеге кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Казанда татар халкының батыр улын искә алырга җыелдылар

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлиловның) тууына 110 ел (1906 ел – 1944). Шул уңайдан Казан шәһәренең 1нче Май мәйданында татар халкының батыр улын искә алырга җыелдылар. Шигъри митингны Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев ачып җибәрде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Муса Җәлил премиясе лауреаты ...

Дәвам »

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды

Бүген, 13 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын уздырды. Әлеге чарада Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән делегатлар катнашты.

Дәвам »

Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак

2016 елның 18 февралендә Казанда, Татарстан Милли музееның әдәби салонында шагыйрә, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың якынлашып килүче юбилее уңаеннан очрашу узачак.

Дәвам »

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы

Основной логотип для миниатюр

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 13 февраль көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын үткәрә. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашуы көтелә.

Дәвам »