Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды
Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды

Урта Әләзәндә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды

22 июль көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында  VIII Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Милләтебезнең гүзәл бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан башлыгын Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президентя ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр.

Башта кунаклар Татарстанның Кукмара муниципаль районы һәм Пенза районы татарлары оештырган мәйданчыкны карадылар. Биредә  татар авыл халкы көнкүреше, милли ризыклары кием-салымнраы һәм төрле бизәү әйберләре белән танышып була иде.

«Бүген күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе – ул безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньядагы 32 илдә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итә. Сабан туе бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов татар милли традицияләрен саклауга һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткән Пенза өлкәсе кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясенә ТР Президенты «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте.

Пенза өлкәсе мәгълүмат чыганаклары хәбәр иткәнчә, Урта Әләзән авылында узган  VIII Бөтенроссия авыл Сабантуенда Россиянең 32 регионыннан 50 меңләп кеше катнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*