10 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены буенча матбугат конференциясе узды
Дәвам »Архив модератора: Булат Ибрагимов
Язучылар бәйрәм итә
3-нче февральдә Җир шарында Язучылар көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле каләмдәшләр! Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Яңадан-яңа иҗат җимешләребез белән укучыларыбызны куандырып, милләтебез тәрәккыяте өчен файдалы, кирәкле әсәрләребез белән үзебездән өлеш кертергә язсын!
Дәвам »
“Халкым минем” газетасының февраль саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының 2016 елның февраль саны дөнья күрде. Бу санда татар дөньясы, язмыш, вакыйга, тарих, фикер, мәшһүр татар хатын-кызлары һәм башка рубрикаларда укучы өчен кызыклы бай материал тупланган.
Дәвам »
Ринат Закиров Муса Җәлил тууының 110 еллыгына чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Муса Җәлил тууының 110 еллыгына чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде. Истәлек медален Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова тапшырды.
Дәвам »
Урмайда “Сыналганннар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе узды
25 февраль көнне Чувашия Республикасының Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессының идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең “Сыналганннар сынатмый” исемле китабын укучыларга тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Дәвам »
Казан-Кырым-Волгоград
Казан шәһәренең Республика милли китапханәсендә И. Гаспарлы исемендәге Кырым-татар милли китапханәсе инициативасы белән оештырылган скайп элемтә узды. Скайп-элемтәгә Волгоград шәһәреннән татар милли үзәге әгъзалары да кушылды.
Дәвам »
Мәмдәлдә очрашу узды
Биектау районының Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу узды. Ул 30 ел шушы мәктәптә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укытучы Фирая Абдуллинаның “Гомерем мизгелләре” дигән беренче шигырь җыентыгын тәкъдим итүгә багышланган иде
Дәвам »
Кемерово өлкәсендә мөхтәрият төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды
20-21 февраль көннәрендә Прокопьевск һәм Кемерово шәһәрләрендә Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни мөхтәрияте төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация катнашты
Дәвам »
Онытырга хакыбыз юк
Бүген 19 февральдә исә – фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алу көне. Чөнки моннан 76 ел элек, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга берничә генә ай кала, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек талантлы шагыйрь, бик күп поэмалар авторы Фатих Кәрим дошман пулясыннан вафат була.
Дәвам »
Шәмсия Җиһангирова: “Гомерләр үтмәгән”
18 февральдә Казандагы Татарстан Милли музее әдәби салонында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангированың 65 яшьлегенә багышлап, “Гомерләр үтмәгән” исемле кичә узды. Сезнең хозурыгызга әлеге кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Дәвам »