Бүген, 13 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын уздырды. Әлеге чарада Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән делегатлар катнашты.
Дәвам »Архив модератора: Булат Ибрагимов
Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак
2016 елның 18 февралендә Казанда, Татарстан Милли музееның әдәби салонында шагыйрә, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың якынлашып килүче юбилее уңаеннан очрашу узачак.
Дәвам »
Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 13 февраль көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын үткәрә. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашуы көтелә.
Дәвам »
“Халкым минем” газетасының яңа саны дөнья күрде
“Халкым минем” газетасының 2016 елның гыйнвар саны дөнья күрде. Газета эчтәлек, бизәлеш ягыннан да югары дәрәҗәдә. Тышлыкны Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Казан сәнгать институты доценты Римма Ибраһимова бизи.
Дәвам »
Җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша
Дәвам »
Пермь шәһәрендә бюро утырышы узды
19 декабрь көнне Пермь шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә бюро утырышы узды.
Дәвам »
Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә очрашу узды
Казан шәһәре Совет районының “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”сендә шагыйрьләр Рәхимә Арсланова, Булат Ибраһимов һәм Америка Кушма Штатларында яшәүче тәрҗемәче Сүрәя Гайнуллина белән очрашу узды.
Дәвам »
“Казан”да Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
2 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Дәвам »
“Казанның меңъеллык тарихы” музеенда рәссам В.Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачыла
Әлеге гүзәл картиналар белән танышу 4 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86) узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды
2015 елның 2 декабрь көнне 11.00 сәг. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат конференциясе узды
Дәвам »