tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 160)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

XI Халыкара мөселман киносы фестивале

Быелгы конкурс программасында 25 илдән җәмгысе 51 фильм катнашачак. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.

Дәвам »

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли. Яңа сезон исә Шамил Фәхретдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле белән ачыла.

Дәвам »

“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

5 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестивале кысаларында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Дәвам »

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры йөзен “яңарта”

110 нчы юбилей сезоны алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа фирма стилен журналистларга тәкъдим итте. Чарада театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты

Дәвам »

Зәй районы Төркиядән кунак кабул итте

Зәй районының Урта һәм Югары Баграж авыллары халкы бу көннәрдә Төркиядән кунак кабул итте. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев биографиясе белән тыгыз бәйләнештә әлеге авылларның даны Төркиянең Стамбул университетында да игътибарны җәлеп иткән.

Дәвам »

«Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Беренче сентябрь – бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән, беренче тапкыр парта артына утырган, беренче укытучысы белән танышкан дулкынландыргыч көнне яхшы хәтерли.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталарының гала-концертын карады

Кичә Мәскәүдә 24 августтан алып 26 августка кадәр барган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты белән тәмамланды. Мәскәү халыкара музыка йортындагы бу бәйрәм кунаклары арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.

Дәвам »

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре

24-26 август көннәрендә Мәскәү каласында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре оештырыла. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да катнашачак.

Дәвам »