tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 146)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

  1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев ...

Дәвам »

Конгресста кунакта – Свердловски өлкәсеннән килгән делегация

Бүген, 3 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Свердловск өлкәсеннән килгән делегация белән очрашты. Делегация составында өлкәнең җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Алар үзләренең алга таба куйган бурыч – максатлары, проблемалары белән бүлештеләр. Өлкәдә яшәүче халыкның тормыш–көнкүреше, татар теленең торышы, татар халкының яшәешенә, мәдәният, медицина мәсьәләләренә тукталыдылар. “Безнең иң төп бурыч – телебезне югалтмау, ...

Дәвам »

Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.

"Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте" исемендәге яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулары

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ

Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала

Дәвам »

Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды

Өченче тапкыр уздырылучы әлеге турнир герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланганлыктан, бәйге аның шигырьләре һәм хәрби тематикага язылган җырлар белән башланып китте

Дәвам »

Ульяновскида СССРның халык артисты Габдулла Шамуковны искә алдылар.

Сембер төбәгенең танылган шәхесләре галереясында чираттагы портретны ачу тантанасына татар җәмәгатьчелеге, депутатлар һәм өлкә тарихын өйрәнүче танылган галимнәр килгән.

Дәвам »

Әтнә районында гомумреспублика конференциясе узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та анда укытучылар һәм укучылар белән очрашыр дип көтелә.

Дәвам »

Котлыйбыз!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хезмәткәре Гөлүсә Малик кызы Низаметдиновага яңа гына филология фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырылды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади һәм фәнни уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Дәвам »