Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кырым татарлары депортацияләнгәнгә 70 ел.
Кырым татарлары депортацияләнгәнгә 70 ел.

Кырым татарлары депортацияләнгәнгә 70 ел.

18 май көнне Кырым татарлар халкы  депортацияләнгәнгә 70 ел тулу уңаеннан  Кырымның күп шәһәр һәм авылларында митинглар булып узды. Бу чараларда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Делегация иртән, Симферопольнең  индустрия- педогогика университетында булып, биредәге депортациягә багышлап эшләнелгән мемориальгә  чәчәкләр куйды.

Аннан Бакчасарай шәһәрендә Кырым татарлары Милли мәҗлесе активистлары белән очрашу үтте. Әңгәмә барышында яңа шартларда Кырым татар халкының мәнфәгатьләрен яклау буенча конкрет адымнар кирәклеге турында ассызыкланды.

Делегация әгъзалары Бакчасарайдагы яңа нигез салынган “Татарстан-Кырым дуслыгы” бакчасына агач  та утыртты.

Көннең икенче яртысында, алар  Симферопольдәге Акмәчет бистәсендә үткән зур митингта да катнашты. Делегация составында   Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе  Ринат Закиров та бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*