2 һәм 3 август көннәрендә Төмән шәһәренең “Геолог” стадионында федераль Сабантуе узачак. Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча төрле төбәкләрдә яшәүче өч йөзгә якын милләттәшебез дә кунак булып барачак. Бәйрәм чарасы бай эчтәлекле булырга охшап тора. Чөнки беренче көнне шәһәр филармония залында Татарстан сәнгатькәрләре катнашлыгында концерт булыр дип көтелә. 3 августта исә Сабантуйның тантаналы ачылышы, милли уеннар һәм бәйрәм ...
Дәвам »Архив модератора: Идиатулла
Университетның татар бүлегендә тагын кыскартулар бара
Татар бүлегенә яңа җитәкче – Галимә Әлфия Йосыпова билгеләнгән. Университетының филология һәм сәнгать институты җитәкчелеге кыскартулар турында тәфсиллерәк мәгълүмат бирми.
Дәвам »
Архивларда – халык хәтере мирасы
Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы. 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Дәвам »
Кайту
2012 елның апрель аенда миңа бер чакыру килде. Анда: «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Тимернең 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән «Возвращение» (Кайту) китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра
Дәвам »
Бистәдәге истәлекләр кунакларны таң калдырды
Универсиадага килгән Казан кунакларын иң әсәрләндергәне – Иске татар бистәседер, мөгаен. Шулай булмыйни, ел ярым эчендә Мәрҗани, Сафьян, Насыйри урамнарын ялт иттерделәр бит. Бәйрәм тантанасына килгән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов та бистәнең үзгәрүенә, тарихи йөзе сакланып калуына соклануын яшермәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан ...
Дәвам »
Ринат Закиров Универсиаданың көрәш батыры белән күреште
Бүген, 11 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессында Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров Универсиадада көрәш буенча үз авырлыгында җиңүче һәм абсолют батыр булган Сембер спортчысы Сергей Павлик, остазы Фәнис Җаббаров һәм Бөтенроссия татарча көрәш милли спорт федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов белән очрашты. Иң элек Ринат Закиров кунакларны сәламләп, спортчыларны зур җиңү тәбрикләп, Сергей Павлик исеменә Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан килгән ...
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе “Ел татары” бәйгесе җиңүчеләрен котлады
Казандагы “Милләт” йортында “Татар заманы” оештырган “Ел татары” конкурсына йомгак ясалды. Чарага динчеләр, депутатлар, мэрия вәкилләре, галимнәр, бизнесменнар, меценатлар һәм башкалар чакырылды. Кунакларны Башкортстан эшмәкәре, “Милләт” типографиясен төзекләндереп, “Милләт” йорты ясаучы Рәүф Хәсәнов каршылады.
Дәвам »
Көрәш – ул безнеке!
Ак Барс" көрәш сараенда билбау көрәше буенча ярышлар узды.
Дәвам »
Исерек булса да яратыргамы?
Балтач якларында аны “күңелләрне дәвалаучы” дип атап йөртәләр.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды
Бүген 8 июль кичендә "Казан" мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.
Дәвам »