tatruen
Баш бит / Архив модератора: Идиатулла (страница 20)

Архив модератора: Идиатулла

Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен”, – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте). «Әл-Бәкара» ...

Дәвам »

Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..

Арабызда гаҗәеп талантлы кешеләр яши. Кайчагында без аларга игътибар да биреп бетермибез. Башкарган хезмәтләре илне данларлык һәм тарих битләрендә калырлык булса да, алар үзләрен бик тыйнак тота, Аллаһы биргән сәләтләрен бары тик уңай максатларда гына куллана. Татарстан музыкасы сәнгатендә дә андый шәхесләребез аз түгел. Академик сәнгать белән дөньяда нибары 5 процент халык кына кызыксына дигән караш яши. Бәлкем чыннан да ...

Дәвам »

Римма Ратникова: “Татарстан гимны сүзләрен тикшергәндә бәхәсләр күп булды”

Татарстан гимны сүзләренең проекты февральдә депутатларга тәкъдим ителергә тиеш. Гимн ике телдә булачак. Татарстан гимны сүзләре бәйгесен уздыручы комиссия эшенә нәтиҗә ясалды. Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынган, Гәрәй Рәхим аны эшкәрткән, Филипп Пираев урысчага тәрҗемә иткән. Бу хакта комиссия рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән сөйләштек. – Римма ханым, гимнның музыкасы кабул ...

Дәвам »

Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләре берләшә

Татар борын-борыннан сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәзер дә һәркемгә үз эшен ачарга мөмкинлек бирелгәч, эшмәкәрләр арасында татарлар гел очрап тора. Тик алар үз әйләнәләрендә генә таптаналар. Кайберләре генә татар хәрәкәтендә актив катнаша. Шул мәсьәләне уңай хәл итәр өчен Русия төбәкләрендәге һәм якындагы чит илләрдә яшәүче эшмәкәрләр тәкъдиме һәм бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты карары белән 2009 елда Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ...

Дәвам »

Нәҗибә Ихсанова: «Татар хатын-кызларына сабырлык хас»

Бу көннәрдә халкыбызның сөекле артисткасы Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен – 75 яшь тулган көнне каршылый. Әлеге интервью берничә ел элек алынган булса да, укучыларыбызга кызыклы булыр дип ышанабыз – Нәҗибә ханым, туган көннәрегез ничек үтә? – Мин туган көннәргә яшь балаларча, алдан куанып, көтеп тормыйм. Ул безнең халыкта гадәткә кермәгән бит инде. Бу яшьтә инде исән-сау булырга язсын. Илләр-көннәр тыныч ...

Дәвам »

“Авылым минем” бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.

Дәвам »

Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны – бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә була, тик хәзер сугымчыны гына табарга кирәк. Менә монысы бүгенге ...

Дәвам »

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән. “Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ...

Дәвам »

“Ана теле” проекты эшли башлый

Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына башкарыла. “Ана теле” әлегә сынау этабын уза. Интернетта инде анда теркәлеп телне үзләштерә башлаучылар да бар. Уңай ...

Дәвам »

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек. – Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон ...

Дәвам »