ТАТРУСENG
Баш бит / Архив модератора: Идиатулла (страница 25)

Архив модератора: Идиатулла

Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен

1962 елның 1 июлендә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында зур вакыйга була - биредә журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Идел буе төбәгендә журналистика белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылган бердәнбер уку йортына әверелә ул. Кафедра һәм бүлеккә Казан дәүләт педагогика институты профессоры, әдәбият белгече Иван Пехтелев тырышлыгы белән нигез салына.

Дәвам »

Конгресс корылтаенда татар халкын саклау концепциясе кабул ителә

6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда “Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе” һәм аны тормышка ашыру програмы кабул ителәчәк. Бу концепция дөнья, Русия һәм Татарстан кануннарына туры китереп әзерләнә. Програм биш елга исәпләнгән. Документ миллилекне саклауның бөтен юнәлешләрен дә үз эченә алган. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлык радиосына: “Әле моңа кадәр мондый ...

Дәвам »

Сүрия Гайнуллина: “Татар телен онытмагыз, саклагыз!”

Сүрия ханым Гайнуллина Самарага ерактан, Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәреннән Бөтенроссия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивален күрергә дип махсус килгән. Самара татар радиосы хезмәткәрләре аны үзләренең студияләренә чакырып алып, әңгәмә оештырдылар. Шул сөйләшүне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез. – Сүрия ханым, сез үзегезне безнең радиотыңлаучыларыбыз белән кыскача гына таныштырсагыз иде. – Мин үзебезнең илдә дә биофизика ...

Дәвам »

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты.

Дәвам »

Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре” милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә “Татар мөселман календарьлары, аларның халыкка белем бирүдәге әһәмияте”нә багышланган видеоконференция узды. Бу темага мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе шунда: 10 ноябрьдә 17 ел рәттән “Татар мөселман календаре”н чыгарып килгән татар матбугаты аксакалы Миншәех Харис улы Зәбировның тууына 80 ел тулды. Студиягә, татар мөселман календарьлары, гомумән, татар календарьларының әһәмияте, халыкны агартудагы роле турында сөйләшү өчен, Миншәех Харис улы Зәбировның ...

Дәвам »

Республикаларны бетерүгә керешәләр

Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман

Дәвам »

Тарихка күз салсак…

Римма Гатинаның Татар-информ Интернетка урнаштырган кыска гына мәкаләсе күпләрне кузгаткан. Мәкаләдә сүз Татарстан гимнына текст язган өчен 200 мең сум хак билгеләгән конкурс турында бара. Әлеге язма белән кызыксынучыларның байтагы ошбу бәйге уңаеннан үз фикерләрен белдерүне кулай тапкан. Мәгълүм ки, парламентыбыз Татарстан мөстәкыйльлеге хакында Декларация кабул иткәч үк көн тәртибенә гимн мәсьәләсе калыккан иде. Депутатларыбыз зәвыгына тел тидереп булмый: алар, ...

Дәвам »