Татар авылларын берләштерүче ассоциация төзү идеясы Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае алдыннан туа.
Ассоциацияне оештыру буенча әзерлек эшләрен башкару нияте белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында К.Ш.Дебердиев җитәкчелегендәге Оештыру комитеты төзелә.
2008 елның 24 маенда Татарстан Республикасының Актаныш район үзәгендә “Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе”н оештыру җыелышы уздырыла. Оештыру конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров, Россиянең Федераль татар милли автономиясе рәисе И.И.Гыйльметдинов, татар авылларыннан җыелган җитәкчеләр, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән вәкилләр катнаша.
Авыллар ассоциациясен оештырганда Россия Федерациясе субъектларындагы татар авылларындагы социаль-икътисади һәм рухи үсешкә булышлык итү; милли мохитне, туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, мәгариф, мәдәният учакларын җанландыру, гаилә, әхлак һәм дин мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнү төп максат булып тора.
2010нче елның 23 июнендә Авыллар ассоциациясе Мәскәүдә Россия Федерациясенең юстиция министрлыгында “Россиянең татар авыллары” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы исеме белән теркәү үтте.
Устав нигезендә куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру өчен Россия Федерациясе субъектларының авыл җирлегендә яшәүче татар халкының социаль-икътисади һәм этномәдәни халәте хакында мәгълүмат туплап эшкәртү буенча эш алып бара. Россия Федерациясе субъектларында урнашкан татар авыллары исемлеге тупланды.
Татар халкының милли мәдәниятенә кызыксындыру уяту, тарих һәм мәдәният белгечләренең тырышлыгын берләштереп, авылдагы яшь белгечләрнең иҗади элемтәләрен ныгыту, киңәйтү, тәҗрибә алышу, профессиональ осталыгын үстерү максаты белән “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы «Авыл кызы» Бөтенроссия татар милли бәйгесен уздыра.
“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе –
Сәнҗапов Рәшит Шәйхулла улы (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Озын Куак авылы).
Рәис урынбасары – Латыпов Расих Мөҗәһит улы (Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы).
II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.
2012 елның 24–25 март көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылды. Әлеге җыенда Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 400 кеше катнашты. Монда авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булды. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.
II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2013 елның 21–23 мартында уздырылды. Аның эшендә катнашырга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 450гә якын делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре килде. Форум эшендә узган елдагы кебек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты. Чираттагы җыенда авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә татар мәдәниятен һәм гадәти тормыш тәртибен саклау; мәхәллә системасын үстерү; җитештерү берләшмәләре булдыру; хәләл азык-төлек җитештерүнең төрле юнәлешләренә бәйле мәсьәләләр каралды.
III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2014 елның 14–16 март көннәрендә уздырылды. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан, 400гә якын делегат катнашты. Җыен кысаларында делегатлар “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту–тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге, Самара өлкәсе Гали авылы эшкуарлар тәҗрибәсе белән таныштылар.
Форум эшендә Татарстан республикасы Президенды Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты.