tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыжда Худяков укулары
Малмыжда Худяков укулары

Малмыжда Худяков укулары

Бу көннәрдә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә, якташлары, тарихчы Михаил Худяковның тууына 120 ел тулуга багышлап, «Худяковские чтения — 2014″ дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференциягә Малмыж районы төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш, Татарстаннан һәм Удмуртиядәнән дә галимнәр, тарихчылар килгән иде, кунакларны район башлыгы Рәшит Галәвиев сәламләде. Тема буенча төп докладны — «Михаил Худяков — историк народов Поволжья» дигән чыгышны тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова ясады, ул шулай ук Татарстанда Худяков белән бәйле чаралар буенча фотоальбом презентациясе дә үткәрде. Малмыж төбәгендә удмурт, мари халыкларының борынгы тарихы буенча докладларны Ижевск шәһәреннән тарих фәннәре докторы Римма Голдина, тарих фәннәре кандидатлары Ирина Шапран һәм Надежда Лещинскаялар җиткерделәр.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр арасында татарлар да барлыгы куандырды, татар авылларыннан килгән Гадилә Габдрахимова, Гөлнара Ашарапова, Гөлсимә Гайфетдинова, Динара Хабибуллина халык авыз иҗаты буенча күп мәгълүмат бирделәр. Татарсттттттанның Балтач районы, Чепья авылыннан бу конференциягә махсус килгән музей директоры, ветеран Галимҗан Галиев та үз сүзен әйтте. Конференциянең йомгаклау өлешендә Фәүзия Бәйрәмова алдагы чараларда Михаил Худяковның хезмәтләре буенча докладлар күбрәк булсын иде, дигән теләген белдерде, шулай ук Малмыж шәһәрендә аның исемендәге урам булырга тиешлеген дә әйтте.

Худяков

Михаил Худяков турында сөйләшү Малмыж шәһәре администрациясе бинасында да дәвам итте, анда төбәкнең билгеле татарлары җыелган иде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы, тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашырга Малмыж шәһәр башлыгы Фатыйма Ашрапова, Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Язилә Әсгатдинова, Малмыж районы мөхтәсибе Билал Корбангалиев, өлкәнең «Дуслык» газетасы редакторы Руфия Әдһәмова, шәһәрнең баш архитекторы Марзия Коркина, эшмәкәрләр Фәнис Газизов һәм Ринат Әсгатҗанов, Пахотный авылында мәчет салдырган Илсур Әдһәмов, хәбәрче Рәмзия Хәкимова килгән иде. Фәүзия Бәйрәмова Малмыж шәһәрендә бер урамга Михаил Худяков исемен бирү тәкъдиме белән чыкты, шәһәр башлыгы Фатыйма Ашрапова моның мөмкин эш икәнлеген әйтте. Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә Әсгатдинова оешма исеменнән бу мәсьәлә буенча өлкә башлыгына мөрәҗәгать белән чыгачагын белдерде. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук мондый фәнни-гамәли чараларда татар оешмаларының актив катнашуларын теләде, милләтебезне югарыда дәрәҗәдә күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Очрашуда шулай ук милли мәсьәләләр дә күтәрелде. Кызганычка каршы. бүгенге көнгә кадәр Малмыж төбәге татар авыллары тарихы язылмаган, мәчетләр тарихы турында да, күренекле милләттәшләр турында да энциклопедик хезмәтләр юк, югыйсә, татарлар Малмыжда — 50, ә районда 36 процент халыкны тәшкил итәләр бит! Заманында Малмыжда татар мәктәбе булган, хәзер хәтта бер сыйныф та юк, татар авылларында да татар теле икенче класстан гына укытыла башлый, дәресләр җитәрлек түгел. Әмма шунысы куандыра — биредә татарлар барыбер үз телебездә сөйләшә, дин ныгып килә, мәчетләр эшләп тора, аларда ислам гыйлеме бирелә. Халыкның милли рухын тагы да күтәрү өчен Казаннан татар язучыларын һәм галимнәрен дә чакыртырга кирәк, дигән фикергә киленде, югыйсә, алар биредә бик сирәк кунак икән…

Фәүзия Бәйрәмова исә бу килүендә дә татар авылларында булды, Яңа Смәил, Салкын Чишмә авылларында, Малмыж шәһәренең Үзәк мәчетендә халык белән очрашты, аларга милләтебезнең бүгенге хәле һәм тарихы, динебез турында сөйләде, күп сорауларга җавап бирде, төбәктә үзенең күп китапларын бүләк итеп калдырды.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*