Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
“Миләшләр”  вокаль дуэты

“Миләшләр” вокаль дуэты

“Миләшләр”  вокаль дуэты 2007 нче елда Новосибирск өлкәсе Чан районы Аулкошкүл  авылы мәдәният йортында оеша.

Дуэтның солистлары Разия Сафиулла кызы Хамидуллина һәм Минзифа Мөбәргали кызы Ибраһимова. Җитәкчесе – Разия Сафиулла кызы Хамидуллина.

“Миләшләр”  дуэты  өлкәдә узучы төрле конкурс, фестивалләрдә, төбәкара чараларда катнашып төрле дәрәҗәдә  исемнәр яулады.

Дуэтның солисткалары район тормышында  актив катнашулары өчен  җитәкчелекнең  почет грамоталары, рәхмәт хатлары  белән бүләкләнгән.

Коллектив репертуары татар халык җырларына, яшь авторларның эстрада җырларына бик бай һәм ул елдан– ел яңартыла,  тулылана бара.