tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «СафНур» вокал-инструменталь яшьләр ансамбле
«СафНур» вокал-инструменталь яшьләр ансамбле

«СафНур» вокал-инструменталь яшьләр ансамбле

“СафНур” якты, чиста нур дигәнне аңлата. Ансамбль тыңлаучыга рәхәт, якты музыка җиткерү максатыннан оешкан да.

Ансамбль 2009 елдан бирле эшли. Ансамбль белән Ләйсән Сибгатуллина җитәкчелек итә. Ләйсән (баян) – Артем (скрипка-альт) дуэтының беренче чыгышын ук тамашачы яратып кала. Икенче концертта аларга инде барабанчы Азат, соңрак гитарачы Рамил кушыла. Шунда ук Подольскида яшьләр ансамбле төзү идеясе туа. “СафНур” әнә шулай барлыкка килә.

Алар төрле һөнәр ияләре:  физик, инженер, хәрби, тәрҗемәче, бухгалтер, музыкантлар… Тик барысын да татар җырына, халык иҗатына мәхәббәт берләштерә. Иҗатларының төп максаты – татар мәдәниятен таныту. Ансамбль репертуарында халык җырлары, бүгенге көн композиторлары һәм үзләре иҗат иткән җырлар бар.

“СафНур” хәйрия концертларында, төрле милли фестивальләр  һәм ассамблеяләрдә катнаша, Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә узган Сабантуйларда чыгыш ясый.