«Сандугач» татар халык–фольклор коллективы 2001нче елда Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге каршында оеша.
Новосибирск өлкәсенең “Себер йолдызлары” төбәк ара фестиваль конкурсларының актив катнашучысы, бик күп тапкырлар лауреат исеменә лаек булган коллектив. Ансамбльнең солистлары: Галиева Рәмзия Сәгыйть кызы, Нигъмәтуллина Венера Данияр кыза, Гундарева Фәния Кашбулла кызы, Печенцева Ильсия Габдуллаҗан кызы. Коллектив репертуарында татар халык җырлары, шулай ук заманча җырлар урын алган.
Ансамбльнең җитәкчесе – Рәмзия Сәгыйть кызы Галиева.
Адресыбыз: 630112, Новосибирск шәһәре, Селезнев урамы,46 нчы йорт, 311 нче офис.
Белешмәләр өчен телефон: +8 (383) 278–33–22