tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «Йолдыз» татар халык вокал – хореография ансамбле
«Йолдыз» татар халык вокал – хореография  ансамбле

«Йолдыз» татар халык вокал – хореография ансамбле

“Йолдыз” коллективы Красноярск краенда яшәүче татарлар  өчен чын мәгънәсендә йолдыз булып тора. Татарстаннан читтә, себер тайгасында татар моңын ишетү, татар җырчылары белән очрашу сирәк очрый торган күренеш. Ә туган телне, татар телен һәркемнең ишетәсе килә, “Йолдыз” коллективы һәрвакыт үзенең чыгышлары белән халыкны сөендереп тора.

Яши башлаган чорыннан башлап ансамбль үз исемен өч тапкыр алыштыра. 1989 нчы елда Валентина Андрей кызы Гайнуллина җитәкчелегендә “Истоки” исеме астында булса, 1999 нчы елда яңа җитәкче  Фәнилә Фәрит кызы Абдрахманова килү сәбәпле ул “Чишмә” исемен ала. 2007 нче елдан коллективка “Йолдыз” исеме бирелә   һәм  сәнгать җитәкчесе итеп Гүзәлия Гәптразак кызы Бикбова, хореографик постановкалар   кую буенча Әльфинур Рафаил кызы Малышонок билгеләнә.

2009   нчы елда ансамбль “Халык ансамбле” исеменә лаек дип  табыла. “Йолдыз” бик күп конкурслар, фестивалләрдә катнашып дипломант, лауреат исемнәре алган коллектив. Ел саен татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй”да матур чыгышлар ясап халыкны сөендереп тора.

Ансамбль  репертуарында халык һәм эстрада җырлары, халыклар биюләре киң урын алган, аларны башкаручы солистлар: Фатыйма Казилаева, Лилия Хәбибуллина, Халисә Гайнанова, Дамир Әхмәтгалиев, Вадим Камалов.