tatruen
Баш бит / «Без татар балалары» (страница 18)

Рубрика: «Без татар балалары»

ВИДЕО: Кечкенә дә, төш кенә. Башкортстандагы татар балалары сәхнәгә чыгудан бер дә куркып тормый

Уфа шәһәренең Дим районында ел саен оештырыла торган "Бәллүр микрофон-2019" эстрада җыры конкурсында катнашып, җиңү яулаган 74 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар чыгышы.

Дәвам »

ВИДЕО: “Мич котлау” йоласы. Бу йоланы балалар белә, ә Сез?

Казан шәһәренең 291 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр милли йолаларыбызны балачактан ук өйрәнеп үсә. Бу видеоязмада "Мич котлау" йоласы белән Ранелия Хәмзина, Әмир Гарипов, Раян Абдуллин, Әмир Гайнетдинов, Динара Газимова, Әмирә Хәмидуллина таныштыра.

Дәвам »

ВИДЕО: Таныш булыгыз, Казан кызы Ранелия Хәмзина

Казан шәһәрендәге 291 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче  Ранелия Хәмзина үзе һәм гаиләсе белән таныштыра. Татар телендә матур итеп сөйләшә. “Татар кызчыгы” конкурсында да катнашкан.

Дәвам »

Нияз Вәлиев: Әти-әнием сөя торган тел

Таныш булыгыз, Нияз Вәлиев. Аңа 11 яшь, Ижау шәһәреннән. Туган телен ярата, шигырьләр өйрәнә. Кәләпүше дә үзенә ничек килешеп тора! Чын татар егете.

Дәвам »

Мәдинә һәм Мәликә, Ижау шәһәре

Игезәк кызлар Мәдинә белән Мәликә Вәлиеваларга 7 яшь. Беренче сыйныфка укырга кергәннәр. Ижау шәһәрендә яшиләр. Кызлар туган телләрен сакларга тырыша, татарча шигырьләр өйрәнәләр. Г. Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре яраткан шигырьләренең берсе.

Дәвам »

Наилә Гафиятуллина Ш. Галиевның “Һай, тешем” шигырен укый

Наиләгә 6 яшь. Ул Казанда яши. Бик актив бала. Нәфис гимнастикага да йөри, бик матур итеп шигырьләр сөйләргә ярата. Үскәч артист булып куймагае әле. Кечкенәдән үк күңеленә әнә шулай татар телен сеңдергән балаларда өмет бар.

Дәвам »