tatruen
Баш бит / «Без татар балалары» (страница 16)

Рубрика: «Без татар балалары»

ВИДЕО: Без татар балалары! Сахалинда яшәүче татар балалары Әхмәт, Мәрьям, Сафия Казанга килде. Алардан шигъри сәлам

Бу сабыйлар- Сахалин өлкәсе имам-мөхтәсибе Җамал хәзрәт Гарифуллин һәм аның җәмәгате Румия ханымның балалары. Ерак җирләрдә яшәсәләр дә саф татар телендә, бик матур сөйләшәләр. Шигырьләр өйрәнәләр. Казанга алар әти-әниләре белән X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына килде.

Дәвам »

ВИДЕО: Без-татар балалары! “Мәхәббәтнең яше юк,”- ди Екатеринбурргтан 3 яшьлек Динә

Өч яшьлек Динә Афризунова заманча җырларны ярата икән. "Мин әле дә сине яратам,"-дип җырлый ул. Саф татарча әти-әнисе телендә сөйләшә, җырлар, шигырьләр өйрәнә.

Дәвам »

ВИДЕО: Монреальда бәхетле балачакка багышланган балалар фестивале узды

Әлеге фестивальдә татар балалары да чыгыш ясады. "Әпипә" татар халык җырын башкардылар.

Дәвам »

ВИДЕО: Без-татар балалары! Төркиядә яшәүче Нурбикә Нәҗипова Президент килгәнне шигырь ятлап көткән

Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга Истанбул шәһәрендә яшәүче татарларның балалары да тырышып әзерләнгән. Г. Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Тукай шигырьләрен өйрәнеп үсә

Казан шәһәрендәге 291 нче балалар бакчасына йөрүче Әминә Хисмәтуллинага нибары 4 яшь. Ул инде Тукай шигырьләрен яттан сөйли. "Әйт әле, күбәләк" шигырен тәкъдим итә.

Дәвам »

Видео: Әниләрчә кайгырта

Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың кызлары Ләйлә рольле уеннарны бик яратып уйный. Бу юлы ул үзен "әни" ролендә күрсәтә. Шунысы игътибарга лаек: Ләйлә татарча уйлый, татарча уйный, татарча сөйләшә.

Дәвам »