Казахстандагы татарлар тормышы, иң актив милләттәшләребезнең Казанга сәяхәте - болар хакында Сез әлеге видеоязмада белә аласыз.
Дәвам »Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары
ВИДЕО: Камышлыда узган X Бөтенроссия авыллары Сабан туеннан репортаж
Самара өлкәсендә милли бәйрәмебез 29 нчы июньдә узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән татарлар җыелды. Сезгә әлеге видеоязмада бәйрәмнең иң матур мизгелләрен тәкъдим итәбез.
Дәвам »
ВИДЕО: Без татар балалары. Кызы да үзенә охшаган
Җырчы Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән әнә шулай илһамланырга яраталар.
Дәвам »
ВИДЕО: “Наданлык – котычкыч дәһшәтле көч ул…!”
“Юаннар көзгесе” видеокүзәтүендә замандашларның дөньяга карашын гыйлем hәм мәгълүмат ярдәмендә киңәйтергә тырышабыз.
Дәвам »
ВИДЕО: “Печән базары” фестиваленә рәхим итегез!
"Печән базары" фестивале 17-18 нче август көннәрендә Кабан күле яр буенда узачак. Вакыты: 12:00-23:00 сәгатькә кадәр.
Дәвам »
ВИДЕО: “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов
Фәрид Мифтахов соңгы вакытта татар дөньясы белән бәйле күп кенә чараларда катнашты. Ул тапшыруда шулар хакында сөйли. Шулай ук Нурлат районы “Якташлар” җәмгыяте җитәкчесе буларак, үз районнарындагы күркәм эшләр хакында да фикерләрен әйтә. Соңгы вакытта Фәрид Мифтахов тамашачыга үзенең җырларын да җиткерә. Тапшыруда аның клибын да карый аласыз.
Дәвам »
ВИДЕО: Габдулла Тукайның әнисе рухына дога кылу
«Ак калфак»лылар - Балтач районының Сасна Пүчинкәсе авылында Габдулла Тукайның әнисенең рухына дога кылдылар.
Дәвам »
ВИДЕО: Нурзадә: Сәхнә – минем тормышым
"Дөнья" студиясендә кунакта җырчы, автор-башкаручы Нурзадә үзенең яраткан эше, иҗаты, кызыклы сәфәрләре хакында сөйләде. Ул җырчылар арасында эчкерсез, гади булуы белән аерылып тора. Әңгәмәне карарга тәкъдим итәбез.
Дәвам »
ВИДЕО: Можга татарлары: Бездә шундый матур Сабан туе оештырылганга горурланабыз
Удмуртиянең Можга шәһәрендә республикакүләм Сабан туе узды.
Дәвам »
ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына Төмән өлкәсендәге милләттәшебез Фатыйх хәзрәт Гарифуллиннан шигъри бүләк
Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ерак араларны якын итеп, 13-15 нче июнь көннәрендә Казанга X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына делегат булып килде. Ул татар шагыйрьләребез, аеруча М. Җәлил, Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләргә ярата.
Дәвам »