tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 170)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

ВИДЕО: Дәү әниләр турындагы иң матур җыр – Таңсылудан бүләк

Ягымлы да, моңлы да тавышлы Таңсылу инстаграм битләре аша күпләргә таныштыр. "Яшьлегем чишмәләре" җырын Татарстан Президенты да яратты бугай. Ул Таңсылу башкарган әлеге җырны үз инстаграм битенә алып куйды. Әтисе һәм әнисе дә сезгә яхшы таныш. Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева.

Дәвам »

ВИДЕО: “Конгресс мөнбәре” тапшыруында кунакта “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова

Башкортстанның Бәләбәй районындагы "Ак калфак" оешмасының күчмә утырышы ничек узды? Андагы милләттәшләребез туган телен, гореф-гадәтләрен ничек саклый? Әңгәмә шул хакта.

Дәвам »

ВИДЕО: Милли каһарман булу өчен үз ихтыярың кирәк

Абруйлы җыенда югары мөнбәрдән туган телдә чыгыш ясау да, ике теллелекне түрәләрдән таләп итү дә, Сөембикә манарасына ай кую да иман һәм милли ихтыяр таләп итә. Шундый хәлләрне тасвирлаучы матбугат күзәтүен “Юаннар көзгесе” видеоязмасыннан карагыз!

Дәвам »

ВИДЕО: Татар эшмәкәрләре үз товарларын тәкъдим итә

VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вакытында оештырылган күргәзмәдә эшмәкәрләр җитештергән товарларның кайберләре белән танышырга мөмкин иде.

Дәвам »

ВИДЕО: Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме

Әлеге видеоязманы Себер татар мәдәнияте үзәге җибәрде. Тубыл шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмен ел саен шушы үзәк оештыра. Биредә әлеге төбәктә яшәүче төрки халыклар җыелып, бергәләшеп ял итә.

Дәвам »

ВИДЕО: “Кулатка укулары” ничек узды? Бу хакта “Конгресс мөнбәре” тапшыруында Данис Шакиров сөйли

Ульяновск өлкәсендә узучы "Кулатка укулары" киләсе елдан үзгәрешләр кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров быел узган чара хакында уй-фикерләрен җиткерә.

Дәвам »

ВИДЕО: Vlll Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге

Казанда 14-16 нчы мартта узган җыенда татар эшмәкәрләре берьюлы дүрт мәйданга бүленеп фикер алышты.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарстанның Лениногорск районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллинның Vlll Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ясаган чыгышы

Vll Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Фәрит Нәбиуллин нәселле татар атлары токымын арттыру хакында сөйләде.

Дәвам »