Иң кадерле һәм истәлекле урын Иске татар бистәсе - Казанның горурлыгы, шәһәребезнең иң тарихи урыннарының берсе дияргә була. Кытайдан килгән милләттәшләребез әлеге бистә белән иркенләп, тирәнтен танышты, чөнки бистәдә урнашкан Мәрҗәни мәчете алар өчен кечкенәдән таныш, бик кадерле һәм иң истәлекле урын.
Дәвам »Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары
VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы.
VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы. 12-14 июнь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Быелгы чарага Россиянең 63 төбәгеннән 900 дән артык делегат чакырулы иде, шуларның 44 е — хатын-кызлар.
Дәвам »
Башкалабыз кунакларын БТК БК рәисе Ринат Закиров кабул итте
10 июнь көнне башкалабыз кунакларын һәм Кытайдан килеп Казанда белем алучы студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров кабул итте. Очрашу җылы мөгалләмәдә барды, кунаклар алдында “Казан” филармониясе артистлары чыгыш ясады.
Дәвам »
Кытайдан килгән милләттәшләребез – Ярдәм мәчетендә
Кытайдан килгән милләттәшләребез - Ярдәм мәчетендә
Дәвам »
“Дөнья” студиясендә кунакта – Марсель Вагизов
Җырчы Марсель Вагизов - Татарстанның Теләче районы егете. Бүген инде ул татар җыр сәнгатендә үз урынын барлый. Репертауры бай җырчының. Анда халкыбыз җырлары да, классик композиторларыбыз әсәрләре дә урын алган. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов ретро җырларны да заманга яраклаштырып башкара. Уңышлар аңа.
Дәвам »
“Татар кызы” бәйгеләре милләткә җан өрә
Россиянең 25 төбәгендә "Татар кызы" бәйгесе үткәрелгәннән соң, агымдагы елның октябрь аенда Чиләбедә үтәчәк гомумроссия бәйгесенә әзерлек бара.
Дәвам »
И туган тел, и матур тел!
Татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиаданың финал сынауларына дөньяның 10 илендә, Россиянең 22 төбәгендә яшәүче 11,6 мең бала катнашкан ярышта җиңгән 500 укучы килде.
Дәвам »
“Дөнья” студиясендә кунакта Рамис Сафин
Рамис Сафин исеме татар дөньясында яхшы таныш. Ул - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, ул - Ульяновск татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе, ул - "Татарстан Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсендәге корпункт җитәкчесе.
Дәвам »
“Чәк-чәк” пешерү осталары
"Дөнья" студиясендә кунакта "Чәк-чәк" пешерү осталары. Алар Азнакайдан, Актаныштан, Ижаудан килделәр. Кунаклар белән әңгәмәне Гөлназ Шәйхи алып бара.
Дәвам »
Халкыбызның чигү остасы
"Дөнья" студиясендә кунакта Балтач районы Куныр авылыннан килгән милләттәшебез Гөлшат Шәрәфетдинова.
Дәвам »