Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG

“Татар кызы 2015”

Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Чиләбе шәһәрендә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесен үткәрә. “Татар кызы” бәйгесе Чиләбе өлкәсендә 2010 елдан башлап үздырыла, быел бәйге федераль статуска ия булды.

Татар кызларының чибәрлеген таныту белән бергә аларның күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.

Конкурс биш этаптан тора. Беренче өч этап Россия Федерациясе төбәкләрендә, дүртенче һәм бишенче этаплар Чиләбе шәһәрендә узачак. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 30 яшьтәге милләтпәрәвәр татар кызлары чакырылды. Татарстан Республикасында кастинг 6 зонага бүлеп оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*