“Татарның данлы ул-кызлары – безнең якташларыбыз” дип исемләнгән проект гамәлләрен тормышка ашыру йөзеннән оештырылган сәфәр барчабызның күңелендә якты бер хатирә булып уелып калды.
Дәвам »Рубрика: Мәдәният
“Син дә җырла шундыйны”
12 май көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр Туфан Миңнуллина әсәрләрендә яңгыраган җыр-моңнарны яңартачаклар, истәлекләре белән бүлешәчәкләр.
Дәвам »
Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый
Безнең дөньякүләм танылган опера җырчыбыз Альбина Шаһиморатова Метрополитен театрында Моцартның "Серальдән урлау" ("Похищение из Сераля", "Die Entführung aus dem Serail") зингшпилендә Констанца партиясендә искиткеч зур уңышка иреште.
Дәвам »
Аксубайда Тукай туган көне
26 апрель көнне Татарстан район үзәге булган Аксубайда Тукайның туган көненә багышланган әллә ничә чара үтте.
Дәвам »
Тукайның туган авылы Кушлавычта берьюлы өч чара
Гадәттә моңарчы Тукайга багышланган чаралар Арча районында Яңа Кырлайда үткәрелә иде. Быел шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка да игътибар зур булды.
Дәвам »
Тукай бәйрәме
26 апрель көне Казанда, Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә Тукай исеме астында үтте.
Дәвам »
“Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция
2016 елның 25 апрелендә Казанда “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә
Дәвам »
Туфан Миңнуллин кабат Иваново сәхнәсендә
24 апрель көнне кичке алтыда Иваново шәһәренең милләтләр йортының актлар азлында "Милләтем" театр-студиясе Туфан Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" әсәре буенча куелган "Минем балам" спектакленең премьерасын күрсәтә.
Дәвам »
Лос Анджелес татар-башкортлары Тукайның 130 еллыгын билгели
1 майда Лос Анджелеста Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдә шагыйрьгә багышлап төшереләчәк фильм турында фикер алышу булачак.
Дәвам »
Тинчурин театры Хельсинкига бара
23-24 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Финляндиягә иҗади сәфәр кыла.
Дәвам »