tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Вак бәлеш” “Әйлән-бәйлән”дә
“Вак бәлеш” “Әйлән-бәйлән”дә

“Вак бәлеш” “Әйлән-бәйлән”дә

Татарстанның Әлки районында II Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивалендә  – Төмән районының Талымхан авылы балалары – “Вак бәлеш” фольклор төркеме (җитәкчеләре Ислам Сафин) дә махсус кунак буларак катнашты. Алар инде бу бәйрәмгә икенче ел баралар. Чакыруны оештыручы – Республикакүләм традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бу коллектив белән Төмәнгә килгән саен сокланып кайтып китә. Әлеге чарага Татарстанның 11 районыннан 6 яшьтән 16 яшькәчә 14 татар һәм чуваш балалар фольклор коллективлары килгәннәр. Быел бәйрәм үткәреләсе урын уңайландырылган, матурланган. Бу турыда төркемнең хореографы Гөлнур Хәкимова сөйләде:

– Икенче ел әлеге бәйрәмгә бара алуыбызга бик шатбыз. Казанда шулкадәр хуш күреп каршы алуларына, чараларны әзерлекле үткәрүләренә, кадерле кунаклары кебек озатуларына сокланам мин. Үз төбәгебездә әлеге хөрмәтне күргәнебез булмады. Килүгә, футбол буенча дөнья чемпионаты баруга карамастан, уңайлы кунакханәгә урнаштырдылар. Анда ял итеп алгач, икенче көнне бер кыенлыксыз чара үтәсе “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерена барып җиттек. Анда ике көн буе бәйгеләр оештырылган иде. Без “Яр – су” уенын күрсәттек, төйдереп биергә өйрәттек. Уеннарда татар халкының җырлары-биюләре, табышмаклары, мәкальләре, тизәйткечләре һәм башка иҗат җимешләре чагылырга мөмкин. Сабыйлар барысын да күңелләренә сеңдереп баралар. Үткән ел һәр уенны видеотасмага да төшереп алган идек. Кайткач, башкаларга да күрсәттек, бергәләшеп уйнадык.

Коллективыбызга 13 кеше йөри. Театр куярга, җырларга, биергә, уен коралларында уйнарга яратабыз. Лагерьда да осталыкларыбызны күрсәттек. Кичен учак янында рәхәтләнеп биедек. Шулкадәр җанландылар алар, күп дуслар таптылар, төнгә кадәр тавышлары тынмады. Төрле уеннарны өйрәнү белән бергә, төрле халыкларның киемнәрен күрделәр, сөйләшүләрен ишеттеләр. Әле әхлакый яктан да күпне белделәр.

Чыгышларыбыз уңышлы булды: 1 һәм 2 урыннар алып кайттык, бик яраттылар “Вак бәлеш”леләрне.

Үткән ел Казанны күрергә вакыт тапкан идек, быел бик тыгыз булды. Бауман урамына гына төшеп, шәһәрдәге футбол бәйгесе рухын тоеп, чит ил кунакларын күреп кенә өлгерә алдык. Казан шулкадәр матур быел, бөтен җирдә чәчәкләр, урамда кафелар, анда төрле телдә сөйләшүче төрле киемле кешеләр – чын курорт шәһәренә әйләнгән.

Балалар уеннарын искә төшерү, аларны сабыйлар күңеленә сеңдереп калдыру максатыннан фестивальнең әһәмияте чиксез. Монда ел саен дистәләгән уен тәкъдим ителә. Компьютер, телефонсыз да малай-кызлар рәхәтләнеп табигать кочагында уйнадылар. Татар теленнән дә белемнәрен арттырдылар. Мин 1996 елда Төмән өлкәсенә килгәндә татар балалары саф татарча сөйләшә иде. Хәзер алар рус теленә тартыла башлады, чөнки телевидение һәм интернет балаларның туган телләрен оныттыра. Мәктәпләрдә туган тел, әдәбиятны өйрәнү өчен берәр сәгать кенә вакыт бирелә. Миңа калса, әлеге очракта, әти-әниләр нәселдән килгән милләтебез телен саклау турында күбрәк кайгыртырга тиеш. “Әйлән-бәйлән” шикелле фестивальләр оештырган Татарстан Республикасына бик рәхмәтле без. Балалар мәркәзебезне күрү хыялларын тормышка ашырып, урыннар алып шатланалар. Киләсе уку елына тагын да тырышыбрак эшләргә стимул була.

“Вак бәлеш” малай-кызлары 3 телдә сөйләшәләр, алар арасында татар телен белмәүчеләре дә бар. Ислам Сафин үзе себер татар телен үзләштереп, аны балаларга өйрәтә. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен барлап, чыгышлар әзерлиләр. Өлкә күләмендә зур уңышларга ирешәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*