tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 891)

Рубрика: Мәдәният

“Казахстанда татарлар” энциклопедиясе югары бәяләнде

Танылган галим, профессор, Казахстанның татар-башкорт ассоциациясе президенты Гриф Хәйруллин редакциясе белән чыгарылган “Казахстандагы татарлар” энциклопедик сүзлеге Татарстанның Казахстандагы көннәре башланыр алдыннан дөнья күрде. Сүзлеккә Казахстан белән бәйле татар милләтеннән булган танылган шәхесләрнең биографик белешмәләре урнаштырылган. Автор басманы тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, энциклопедиягә кергән шәхесләр татар халкының горурлыгы. Гриф Хәйруллин чыгышыннан соң һәркем үз фикерен белдерде.  

Дәвам »

Язучы белән очрашу

Чаллы шәһәренең 12нче татар китапханәсендә язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды. Бу очрашуның төп темасы - тарихчы Михаил Худяковның 120 еллыгы һәм язучы Фәүзия Бәйрәмованың яңа чыккан "Сахалин утравы һәм татарлар" китабын халыкка тәкъдим итү булды.

Дәвам »

Әсирләр җырын тапкан алман галиме белән очрашудан видеорепортаж

«Тамга» мәдәниятара җәмгыятьнең идарә рәисе, куркыныч янаган халыклар җәмгыятенең төрки халыклар буенча эксперты Мисте Хотопп Рикене һәм аның сәфәрдәшләрен Татарстан һәм Казан белән Тарих институтының хезмәткәре Марат Гыйбатдинов таныштырып йөри.

Дәвам »

“Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядә оештырылган "Идел-Урал" легионы капелласының татарча музыкаль язмаларын тапкан алман галиме Мисте Хотопп Рике Казанда булып китте. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына үзенең сәфәрдәш дуслары белән килеп татар әсирләре тарихын өйрәнү турында сөйләде.

Дәвам »

Ренат Харис белән очрашу

Бу көннәрдә Татарстан язучылары, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре республикабыз авыл- районнарында гына түгел, ә тирә-күрше өлкәләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән дә кызыклы очрашулар һәм әдәби кичәләр уздыралар.

Дәвам »

Айдар Сөләйманов “Turkvision-2014″тә Татарстан данын яклаячак

Узган шимбәдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Turkvision-2014" («Төрквидение») II халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының зональ сайлап алу туры булды.

Дәвам »

Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады

Истанбул үзәгендә урнашкан атаклы Долмабаһчә сараеның сәнгать галереясында Татарстан белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачылды

Дәвам »